Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фото: Тугаш авылында көчле давылдан соң торгызу эшләре бара

Көчле җил нәтиҗәсендә 11 төзелеш корылмасына зыян килгән, аларның берсе торак йорт, җидесе дача йорты, өчесе мунча. (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Питрәч районының Тугаш авылында 2 июльдә булган көчле давылдан соң торгызу эшләре бара, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Вакыйга турындагы...

Көчле җил нәтиҗәсендә 11 төзелеш корылмасына зыян килгән, аларның берсе торак йорт, җидесе дача йорты, өчесе мунча.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Питрәч районының Тугаш авылында 2 июльдә булган көчле давылдан соң торгызу эшләре бара, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Вакыйга турындагы хәбәр алдагы көнне 112 бердәм ашыгыч номерына килеп ирешкән.



Искәртеп узабыз, Тугаш авылында көчле җил нәтиҗәсендә 11 төзелеш корылмасына зыян килгән, аларның берсе торак йорт, җидесе дача йорты, өчесе мунча. Вакыйга урынына Питрәч янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, район электр челтәре хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм администрация вәкиле килгән.

Давыл нәтиҗәсендә газ һәм су белән тәэмин итү җиһазларына зыян килмәгән.

Хәзерге вакытта электр линияләре торгызылган. Зыян күргән биналарны тикшерү һәм торгызу буенча эшләр алып барыла. Төзелеш бригадасы белән берлектә иминиятләштерү компаниясе хезмәткәрләре зыянның күләмен ачыклау һәм иминиятләштергән биналар хуҗаларына акча түләү буенча корылмаларны карап чыгачак.

Эшләрне 15 июльгә төгәлләргә уйлыйлар.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев