Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Фермалар булса – авыл яши»

ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Айдар Сәлахов, район башлыгы Рәфис Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашындагы киңәшмәдә төп басым районның аерым хуҗалыкларында үткәрелгән аудит нәтиҗәләренә ясалды. Аудиторлык тикшерүләре «Таллы Бүләк» АХҖК һәм «Урсай» ҖЧҖдә узды. Айдар Фәслах улы шәхсән үзе Кәкре Елга («Марс» ҖЧҖ),...

ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Айдар Сәлахов, район башлыгы Рәфис Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашындагы киңәшмәдә төп басым районның аерым хуҗалыкларында үткәрелгән аудит нәтиҗәләренә ясалды.

Аудиторлык тикшерүләре «Таллы Бүләк» АХҖК һәм «Урсай» ҖЧҖдә узды. Айдар Фәслах улы шәхсән үзе Кәкре Елга («Марс» ҖЧҖ), Митрәй һәм Урманайда («Азнакай» АФ) булды һәм авыл хезмәтчәннәреннән сөт җитештерү, авыл хуҗалыгы техникасының торышы, хезмәт хаклары белән кызыксынды, киңәшләрен бирде:

- Әгәр дә фермалар бар икән, авыл яшиячәк. Җитештерүне үстерү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк, - диде ул.

Урманай фермалары аеруча уңай тәэсир калдырды.

- Авыл агрофирмада югары савым нәтиҗәләре белән дан тота. Монда бер сыер савучыга 50 савым сыер туры килә. Бездә эшче кадрлар да, белгечләр дә җитәрлек, - диде «Азнакай» АФ ҖЧҖ директоры урынбасары Фәнис Кәбиров.

Хуҗалыклар белән танышканнан соң, җитәкчеләр һәм баш белгечләр районның авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә узган аудиторлык тикшерүләре нәтиҗәләре турында фикерләштеләр. Киңәшмә ахырында Айдар Сәлахов тикшерүләрне даими рәвештә уздырырга кирәклеген ассызыклады:

- Мондый анализлар киләчәктә яңа уңышларга ирешү юнәлешләрен ача. Эшне планлы рәвештә алып барырга кирәк. Ниндидер могҗиза көтәргә кирәкми, беркем дә әзер проектлар һәм идеяләр китереп бирмәячәк, бары тик үз көчеңә генә ышанырга кирәк, - диде ул, авыл халкын эшмәкәрлек эшчәнлегендә активрак катнашырга чакырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев