Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фельдшер эзләп ерак барасы юк

Рес­пуб­ли­ка житәк­че­ле­ге ха­лык­ка бе­рен­чел ме­дик-са­ни­тар ярдәм күрсәтү­не ка­милләш­терү бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­ра. 20 сен­тябрьдә Бан­ки Су­ка­еш авы­лын­да мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пунк­тын ачу - мо­ның та­гын бер ачык ми­са­лы. Ре­зе­да Шә­ри­по­ва Авыл хал­кы­ның ку­а­ны­чы эченә сый­ма­ды, чөн­ки алар­га мо­ңа кадәр ме­ди­ци­на ярдә­ме кирәктә Зур Су­ка­еш­ка йө­рергә ту­ры килгән. Ә бү­ген үзлә­рендә...

Рес­пуб­ли­ка житәк­че­ле­ге ха­лык­ка бе­рен­чел ме­дик-са­ни­тар ярдәм күрсәтү­не ка­милләш­терү бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­ра. 20 сен­тябрьдә Бан­ки Су­ка­еш авы­лын­да мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пунк­тын ачу - мо­ның та­гын бер ачык ми­са­лы.
Ре­зе­да Шә­ри­по­ва

Авыл хал­кы­ның ку­а­ны­чы эченә сый­ма­ды, чөн­ки алар­га мо­ңа кадәр ме­ди­ци­на ярдә­ме кирәктә Зур Су­ка­еш­ка йө­рергә ту­ры килгән. Ә бү­ген үзлә­рендә күз явын алыр­лык за­ман­ча би­на кал­кып уты­ра.
Тан­та­на­ны Аз­на­кай му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты җитәк­че­се урын­ба­са­ры Ай­дар Шәм­сет­ди­нов ач­ты.
- Бан­ки Су­ка­еш­та­гы бу ФАП рес­пуб­ли­ка мак­сат­чан прог­рам­ма­сы ни­ге­зендә тө­зел­де. Аны саф­ка бас­ты­ру өчен 2 млн. сум ак­ча би­рел­де. Ап­рель аен­да Митрәй авы­лын­да нәкъ шу­шын­дый пункт ачыл­ган иде. Рес­пуб­ли­ка­да 2012-2016 ел­лар­да бар­лы­гы 350 мо­дуль­ле ФАП саф­ка ба­сар­га ти­еш, ә бы­ел - 70. Бан­ки Су­ка­еш­та­гы­сы - шу­лар­ның егер­ме икен­че­се. Прог­рам­ма ни­ге­зендә бы­ел 2 млн. сум­га Ты­мы­тык, Ва­хи­тов ам­бу­ла­то­ри­ялә­ре, 100 әр мең сум­га 8 ФАП һәм ра­йон бюд­же­ты хи­са­бын­нан 750 мең сум­га та­гын 5 ФАП ре­монт­ла­на­чак. Авыл­лар­да һәм мәктәпләрдә гра­фик бу­ен­ча күчмә сто­ма­то­ло­гия ка­би­не­ты эш­ли. Ул сез­нең авыл­га да ки­леп җитәр. Мин ра­йон җитәк­че­ле­ге һәм де­пу­тат­лар исе­меннән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөстәм Миң­не­ха­нов­ка, ТР Сә­ламәт­лек Сак­лау ми­нистр­лы­гы­на, фи­нанс ярдә­ме күрсәткән "Тат­нефть", мо­дуль­ле би­на­ны төзү­че "Аз­на­кай "Неф­те­маш" за­во­ды" ачык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­ятьлә­ренә рәхмә­тем­не белдерәм, - ди­де ул һәм ха­лык­ны истә­лек­ле ва­кый­га белән кот­лап, би­регә чирләп тү­гел, ә про­фи­лак­ти­ка өчен генә ки­лергә яз­сын дигән телә­ген җит­кер­де.
Ай­дар Хәлә­фет­дин улы шу­лай ук би­на­ның эч­ке ин­же­нер-ком­му­ни­ка­ция челтәрлә­рен ко­ру­да ярдәм күрсәткән Аз­на­кай электр челтә­рен, "Сель­хоз­жил­сер­вис" предп­ри­я­тие­сен, ра­йон электр элемтә үзә­ген, юл­лар­ны тө­зеклән­дергән ав­то­мо­биль юл­ла­ры идарә­сен, транс­порт белән тәэ­мин иткән "Аз­на­кай­нефть" идарә­сен, ФАП янын ма­тур­лау өс­тендә ал­ны-ял­ны бел­ми эшләгән ра­йон үзәк сыр­хау­ханә­се кол­лек­тив­ла­рын, Зур Су­ка­еш ур­та мәктә­бе уку­чы­ла­рын бил­геләп үт­те. Неф­те­маш­лы­лар да би­на тө­зеп кенә кал­ма­ган, үз хи­сап­ла­рын­нан аның янын ти­мер кой­ма белән әйлән­де­реп тә биргәннәр.
Яңа фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты бар­лык кирәк­ле ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­ры һәм ме­бель белән комп­лект­лаш­ты­рыл­ган. ФАП мө­ди­ре-фельд­шер Фә­ния Фаз­лы­е­ва биләмә­сенә сок­ла­нып туя ал­мый. 24 ел эшләү дә­ве­рендә авыл­да мон­дый шарт­лар аның тө­шенә дә кермәгән. Би­редә про­це­ду­ра; ба­ла­лар һәм аку­шер­лык бүлмәлә­рен үз эченә ал­ган фельд­шер; са­ни­тар һәм ху­җа­лык бүлмәлә­ре, авы­ру­лар­ны ка­бул итү уры­ны бар. ФАП Бан­ки Су­ка­еш һәм Түбән Су­ка­еш авыл­ла­ры хал­кы­на хезмәт күрсәтәчәк, алар­да бар­лы­гы 250 ке­ше яши, шу­ның 53 е - ба­ла­лар.
"Аз­на­кай "Неф­те­маш" заво­ды" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Ма­рат Гай­син фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты­ның уңыш­лы эшлә­вен теләп, сим­во­лик ач­кыч­ны Су­ка­еш авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Зөл­фия За­ки­ро­ва­га тап­шыр­ды.
Тан­та­на­да ТР Пре­зи­ден­ты Ап­па­ра­ты­ның тер­ри­то­ри­яләр белән эшләү бу­ен­ча баш киңәш­че­се Ле­нар Хә­ким­җа­нов кат­наш­ты һәм аз­на­кай­лы­лар­ның ты­рыш­лы­гын ях­шы бәялә­де.
Ә урам­да бәйрәм гөрлә­де. Ра­йон-шәһәр Мәдә­ни­ят йор­ты­ның таль­ян­чы­лар ан­самб­ле, Зур Су­ка­еш мәдә­ни­ят йо­рты­ның "Наз" бию кол­лек­ти­вы, җыр­чы-ком­по­зи­тор Лан­дыш Шәрә­фи­е­ва һәм нә­фис сүз ос­та­сы Зин­фи­ра Ка­ша­по­ва ха­лык кү­ңе­лен кү­реп, шат­лык бүләк ит­те.
Го­мерлә­ре шу­шы авыл­да уз­ган, күп­не күргән-ки­чергән өлкән бу­ын - Фә­һимә, Җәүһә­рия, Фа­хирә... апа­лар исә ба­ры­сын та­ма­ша кы­лып, ку­а­ныч­лы ва­кый­га­дан кү­ңеллә­ре һәм йөзлә­ре ко­яш­тай бал­кып, рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон җитәк­челә­ренә рәхмәт әй­теп утыр­ды­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фельдшер эзләп ерак барасы юк