Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эттән дә, төлкедән дә саклан!

Районда соңгы елларда җәнлек-җанварлар арасында котыру чиренең артуы күзәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә дә сүз әнә шул хакта барды. Монда аучылар җәмгыяте әгъзалары, ветеринария берләшмәсе, Роспотребнадзор бүлеге вәкилләре һ.б. җаваплы кешеләр катнашты. Районда котыру чиренә каршы профилактика комплекслы план буенча алып барыла. Ветеринария...

Районда соңгы елларда җәнлек-җанварлар арасында котыру чиренең артуы күзәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә дә сүз әнә шул хакта барды.
Монда аучылар җәмгыяте әгъзалары, ветеринария берләшмәсе, Роспотребнадзор бүлеге вәкилләре һ.б. җаваплы кешеләр катнашты.
Районда котыру чиренә каршы профилактика комплекслы план буенча алып барыла. Ветеринария берләшмәсе белгече Валентина Саттарова билгеләп үтүенчә, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына котыру чиренә каршы профилактика прививкалары даими ясала. Агымдагы елның әлеге вакытына 6548 эре мөгезле терлек, 36 сарык, 2259 эт, 1856 песи, 42 атка вакцинация үткәрелгән.
Сукбай хайваннарны тоту һәм ату буенча да эшләр алып барыла. Сигез ай эчендә 342 (узган елда - 1142) баш хайван юк ителгән. Шуларның 83е - эт, 190ы - төлке һ.б. Төлкеләрне киметү канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмый.
Азнакай шәһәр-район Роспотребнадзор бүлегенең баш белгече Линера Габделхакова үз чыгышында котыру чиренең ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруына тукталды.
«Котыру чиренең аеруча кискенләшүен истә тотып, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре үләт базларының санитар торышына зур игътибар бирергә тиеш. Үлгән йорт хайваннарын, терлек калдыкларын чүплекләргә, башка ачык урыннарга чыгарып ташлауны тыярга кирәк. Авылларда да сукбай эт һәм песиләрне юк итү чарасы күрелсен», - диде Айдар Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эттән дә, төлкедән дә саклан!