Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш сөйгәнне ил сөяр

Шәһәрдәшебез Әсгать абый Гатин шушы көннәрдә сиксәненче тапкыр гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан Әсгать абыйны шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котлап, район башлыгы исеменнән кул сәгате тапшырды. - Безнең өчен хәзер игътибардан да кыйммәт нәрсә юк. Рәхмәт сезгә, онытмаганыгыз, искә алып торганыгыз өчен, - дип шатланып...

Шәһәрдәшебез Әсгать абый Гатин шушы көннәрдә сиксәненче тапкыр гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Юбилей уңаеннан Әсгать абыйны шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котлап, район башлыгы исеменнән кул сәгате тапшырды.
- Безнең өчен хәзер игътибардан да кыйммәт нәрсә юк. Рәхмәт сезгә, онытмаганыгыз, искә алып торганыгыз өчен, - дип шатланып каршы алды ул кунакларны.
Үткән юлларына, елларына карап Әсгать абый бары тик шатлыклы вакыйгаларны, яхшы елларны гына искә төшерә.
Тумышы белән Баланлы Бүләк авылыннан булган юбиляр кечкенәдән эшсөяр булып үсә. Яшьтән техникада эшли. Армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, 1959 елда Азнакайга килеп, автомобиль юллары идарәсенә урнаша. Һәм гомер буе шофер һөнәренә тугры кала. Әлеге һөнәр кешедән зур сабырлык сорый. Ял көннәрендә дә, төнлә дә эшкә чакырып алуга һәрчак әзер тора Әсгать Гатин.
- Көндез машинада йөрсәм, кыш айларында төннәрен юллардагы карны чистартырга чыгып китә идем,- дип искә ала ул. -Гомумән, эшсез торуны сөймим. Янәшәмдә һәрвакыт мине аңлаучы, кирәк чакта иңнәрен куярга әзер булучы хезмәт-тәшләрем - дусларым булды. Гомеребез заяга узмады. Авыр-лыклары, мәшәкатьләр белән бергә сагынып сөйләрлек истәлекләр дә калды.
1975 елда Әсгать абыйга "ТРның Почетлы нефтьче" исемен бирәләр. Аның исеме 3 млрд тонна нефть табылуга багышланган китапка да кертелгән.
Тормыш иптәше Нурсинә апа да 23 ел дәвамында УАДта эшләп лаеклы ялга чыккан. Матур итеп гомер кичерүләренә дә 58 ел үтеп киткән. Бүгенге көндә алар уллары Рөстәм белән Илгизнең кадер-хөрмәтен тоеп яшил. Яннарында пар канаты, «әти-әни», «әби-бабай» дип өзелеп торучы балалар-оныклары бар. Алар бәхетле!
-Киленнәребез Зәкия белән Лилияне үз кызларыбыздай күрәбез, бик әйбәтләр, тик тора белмиләр: җыештыру, юу дисеңме... - ди икесе бер авыздан.
Инде 90нчы яшькә аяк баскан ветеран, сөбханалла, егетләр кебек әле. Нинди авыр хезмәттә дә сынатмаганны, чир алдында баш ия торган кеше түгел шул ул! Аларга киләчәктә дә шулай тигезлектә гомер итәргә язсын!
Таңсылу САНИЕВА автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эш сөйгәнне ил сөяр