Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслар булып калыйк гел шулай

Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган балалар һәм яшүсмерләр газетасы - "Көмеш кыңгырау" ның баш мөхәррире, шагыйрь, галим, язучы Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилара Имаметдинова белән очрашу Чалпы мәктәбе укучыларында җылы тәэсирләр калдырды. Укучылар кунакларны каршы алырга җентекләп әзерләнде: төрле елларда "Көмеш кыңгырау" газетасында басылган иҗат эшләреннән стена...

Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган балалар һәм яшүсмерләр газетасы - "Көмеш кыңгырау" ның баш мөхәррире, шагыйрь, галим, язучы Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилара Имаметдинова белән очрашу Чалпы мәктәбе укучыларында җылы тәэсирләр калдырды.

Укучылар кунакларны каршы алырга җентекләп әзерләнде: төрле елларда "Көмеш кыңгырау" газетасында басылган иҗат эшләреннән стена газетасы, Ф.Сафин иҗатына багышланган фотобюллетень чыгардылар, язучының китаплары, укучылар иҗатын чагылдырган альбомнар күргәзмәсе оештырдылар.

3 сыйныф укучылары "Чыңла, чыңла, көмеш кыңгырау!" дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. 1, 2, 4 нче сыйныф укучылары Факил абыйларының кызыклы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Өлкән сыйныфтагылар бәйрәм барышында четерекле сораулар, табышмаклар әйтеп, балаларның зирәклеген, тапкырлыгын сынадылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Хәйруллина Ф.Сафинның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, "Арслан белән Ләлә" китабына күзәтү ясады, хикәяләрен анализлады.

Бәйрәмдә шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

Факил Сафин яшь хәбәрчеләргә китаплар бүләк итте. 10 нчы сыйныф укучысы Рәзилә Исхаковага "Яшь хәбәрче" таныклыгы һәм Диплом тапшырды.

"Сыйныф белән "Көмеш кыңгырау" газетасына язылдык" акциясендә 3 сыйныфлар җиңүче булды.

Җәүһәрия Идиятова, башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслар булып калыйк гел шулай