Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья яме – хатын-кызда

Җәннәт аналарның аяк астында. Хатын-кыз - иренең ярты иманы. Бу хәдисләр һәркемгә таныштыр, мөгаен. Тәкъва мөслимә тыйнак һәм гыйлемгә омтылучан, якыннары белән юаш, ягымлы, хезмәтендә көчле, Аллаһ биргән һәрнәрсә белән канәгать һәм шул ук вакытта бик тырыш, иренә, ата-анасына итагатьле, гаилә учагын саклап, иманлы балалар тәрбияләүче саф, назлы һәм Аллаһның...

Җәннәт аналарның аяк астында. Хатын-кыз - иренең ярты иманы. Бу хәдисләр һәркемгә таныштыр, мөгаен. Тәкъва мөслимә тыйнак һәм гыйлемгә омтылучан, якыннары белән юаш, ягымлы, хезмәтендә көчле, Аллаһ биргән һәрнәрсә белән канәгать һәм шул ук вакытта бик тырыш, иренә, ата-анасына итагатьле, гаилә учагын саклап, иманлы балалар тәрбияләүче саф, назлы һәм Аллаһның әмерен үтәп яшәүче нәфис зат. Аллаһ аны 70 мөэмин ир-аттан өстен, хур кызларыннан 70 мең тапкыр артык күргән. Ул җәннәткә беренчеләрдән булып керер һәм кояшта җемелдәүче энҗе бөртегедәй матур булыр, диелгән. Динебез хатын-кызларга карата игелекле, ярдәмчел булырга өнди. Әби, әниләрне хөрмәт итәргә, хәләл җефетләрне яратырга, кызлар, сеңелләргә мәрхәмәтле булырга чакыра.

Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Яз сулышы белән Аллаһ гаиләгезгә бәрәкәт, күңелләрегезгә нур, тәнегезгә саулык китерсен, сезгә үз рәхим-шәфкатен ирештерсен, иман ныклыгы бирсен, балаларыгызның бәхетен күреп яшәргә насыйп итсен. Көннәрегез ямьле булсын. Һәрвакыт та көләч йөзле, чибәр, назлы, ягымлы булып, дөньябызны һәм ахирәтебезне бизәүне дәвам итегез!

Иң изге теләкләр белән, Азнакай мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев