Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт премиясе лауреатлары – бездә кунакта

Октябрь аеның соңгы атнасында, районыбызга рәсми рәвештә 80 ел тулган көннәрдә, төбәкне өйрәнү музеенда «Районга - 80 ел» күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Тантанага Дәүләт премиясе ияләре чакырылган иде. Күргәзмә белән танышканнан соң чара залда дәвам итте. Фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина районның оешу тарихы турында сөйләде. Музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем...

Октябрь аеның соңгы атнасында, районыбызга рәсми рәвештә 80 ел тулган көннәрдә, төбәкне өйрәнү музеенда «Районга - 80 ел» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Тантанага Дәүләт премиясе ияләре чакырылган иде. Күргәзмә белән танышканнан соң чара залда дәвам итте. Фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина районның оешу тарихы турында сөйләде. Музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиева документлар эчтәлеге белән таныштырды. Олы кунакларның чыгышлары залдагыларны җанландырып җибәрде. Районыбызда беренчеләрдән булып СССР Дәүләт премиясе алган Фоат Шакировның чыгышы кызыклы булды. Фоат Сәгыйть улы бу олы бүләккә 1978 елда, «Коммунизмга» колхозы бригадиры булып эшләгән чорда лаек була. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов СССР Министрлар Советының 1986 елгы Дәүләт премиясе ияләренең тугызының берсе буларак сүз алды. Миргасим Ильяс улы район агросәнәгать берләшмәсе (авыл хуҗалыгы идарәсе) рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән дәвердә карабодайның яңа технологияләрен район басуларына кертү буенча нинди зур эш башкарылганлыгы турында тәфсилләп сөйләде. Ул онытылмас еллар турындагы хатирәләре белән бу вакытта берләшмәдә баш агроном булып эшләгән Рәфкатъ Шәйхулла улы Кәлимуллин да уртаклашты. Зимфира Зәйдулла кызы Гафиятуллина (ул вакытта берләшмәнең өлкән агрономы) үзе сайлаган һөнәрнең кызыклы һәм кирәклелегенә басым ясап, музейга алып килгән лауреат документлары, медаль һәм Мәскәүдә Кремльдә олы бүләкне алу тантанасында төшкән фотолары белән таныштырды.

Кайчак җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә исемли алмаган Социалистик Хезмәт Геройларын халык белә, ә Дәүләт премиясе ияләрен хәтерләмиләр. Алар да безнең күренекле ветераннарыбыз. Без аларны белергә тиеш. Шушы максаттан чыгып, музейда алар белән очрашулар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев