Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын йөрәктән рәхмәт сезгә!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республикабызда ункөнлек игълан ителгән булса, безнең районда әлеге бәйрәм уңаеннан айлык бара. Аның кысаларында бик күп чаралар, акцияләр оештырылды. Җирле хакимият оешма-учреждениеләрдә булып, бүләкләр тапшырды. Бүгенге көндә районда 19 меңнән артык пенсионер яши. Шулар арасында 194 Бөек Ватан сугышы, 2359 тыл ветераны бар. Өлкән буын кешеләре...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республикабызда ункөнлек игълан ителгән булса, безнең районда әлеге бәйрәм уңаеннан айлык бара.
Аның кысаларында бик күп чаралар, акцияләр оештырылды. Җирле хакимият оешма-учреждениеләрдә булып, бүләкләр тапшырды. Бүгенге көндә районда 19 меңнән артык пенсионер яши. Шулар арасында 194 Бөек Ватан сугышы, 2359 тыл ветераны бар. Өлкән буын кешеләре һәрвакыт кадер-хөрмәт казана.
Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 1 октябрь көнне иң беренчеләрдән булып Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында булды.
Зал тутырып утырган иң хөрмәтле кешеләр - өлкәннәргә муниципаль район җитәкчелеге кайнар котлау сүзләрен җиткерде.
Алар барысы да яшәү өчен шартларның яхшы булуын билгеләп үтте, һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләделәр.

- Сезгә булган хөрмәтебез йөрәк түрендә. Тормышның ачысын сез үз җилкәләрегездә күтәргәнсез. Сезгә бүгенге тыныч тормышның рәхәтен күреп, исәнлектә яшәргә насыйп булсын», - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы.
Интернат-йортта яшәүчеләр дә бәйрәмне оештыручыларга һәм җитәкчеләргә үзләренә карата игътибарлы булулары һәм игелекләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бүгенге көндә биредә 102 кеше яши.
«Калинушка» ансамбле башкарган яшьлек елларындагы җырларны тыңлап, бер мизгелгә генә булса да яшь чакларына кайткандай булды, күңел түрендә үткән елларны барлады өлкән буын вәкиле.
Бәйрәм уңаеннан Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына зур телевизор бүләк ителде.
Концерттан соң монда яшәүчеләр мул табын артына җыелды. «Бүләк өчен район җитәкчелегенә һәм күчтәнәчләр, тәм-томнар алырга ярдәм иткән ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка чиксез рәхмәтлебез», - ди Актүбә картлар һәм инвалидлар йорты директоры Наилә Шакирова.
Бу көнне муниципаль район җитәкчелеге Чалпы авылындагы тернәкләндерү үзәгендә булып, аларга да телевизор бүләк итте. Соңыннан алар район үзәк сырхауханәсенең травмотология бүлегендә дәваланучы Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый абый Кәримов һәм тагын башка өлкәннәргә азык-төлек салынган пакетлар тапшырды.
Шундый шатлыклы вакыйгаларга бай булды быелгы Халыкара өлкәннәр көне. Әйе, гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, бер эштән дә баш тартмый хезмәт иткән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чын йөрәктән рәхмәт сезгә!