Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илдән эшкә килсәң

Дәүләт хезмәтләре закон буенча административ регламент нигезендә күрсәтелергә тиеш. Россия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртиптә килгән чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт алу өчен Федераль миграция хезмәтенә тапшырыла торган документлар исемлеге дә нәкъ шуның нигезендә билгеләнгән. Әлеге исемлеккә түбәндәге документлар керә: -эшкә рөхсәт бирүне сорап язылган гариза; -чит ил гражданинының...

Дәүләт хезмәтләре закон буенча административ регламент нигезендә күрсәтелергә тиеш.
Россия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртиптә килгән чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт алу өчен Федераль миграция хезмәтенә тапшырыла торган документлар исемлеге дә нәкъ шуның нигезендә билгеләнгән.
Әлеге исемлеккә түбәндәге документлар керә:
-эшкә рөхсәт бирүне сорап язылган гариза;
-чит ил гражданинының шәхесен раслаучы һәм Россия Федерациясе тарафыннан аны бу сыйфатта танучы документ;
-әлеге гражданинның Россия Федерациясенә керүе турында чик буе контроль органы билгесе яки әлеге гражданинга миграция картасы бирелү турында Россия федераль миграция хезмәте территориаль органының билгесе булган миграция картасы;
-чит ил гражданинына эшкә рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция;
-РФ законы нигезендә төзелгән хезмәт килешүе яки гражданлык-хокукый килешү (булса).
Россия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртиптә килгән чит ил гражданнарыннан Россия Федераль миграция хезмәте органнары хезмәт килешүен терки торган чорда аны таләп итәргә хокуксыз. Әгәр дә сездән хезмәт килешүе (яки гражданлык-хокукый килешүе) таләп итәләр һәм ул булмыйча эшкә рөхсәт алу өчен документларны кабул итмиләр икән, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә аласыз. Бу гамәлләре өчен миграция органнарының җаваплы затларына административ җаваплылык каралган.
Миграция законнарын бозу, шул исәптән мигрантларны законсыз рәвештә эшкә тарту, хокукка каршы күпләп урнаштыру турында мәгълүматыгыз булса, 7-05-35 телефоны буенча Азнакай шәһәр прокуратурасындагы "кайнар линия"гә шалтырата аласыз.
А.Гайфуллин, шәһәр прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит илдән эшкә килсәң