Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы җирлеге яңарышлар кичерә

Биредә хисап җыелышы полиция уполномоченные Илфак Сафиуллинның чыгышы белән башланып китте. Җирлектә 4 җинаять эше теркәлгән, 37 административ беркетмә төзелгән. Ул шулай ук халыкны ят һәм шикле кешеләргә карата игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Авыл җирлекләрендә полиция киеменә киенеп, үзләрен төрле социаль хезмәткәрләр дип танытып йөрүче шомафыйлар да бар икән....

Биредә хисап җыелышы полиция уполномоченные Илфак Сафиуллинның чыгышы белән башланып китте.
Җирлектә 4 җинаять эше теркәлгән, 37 административ беркетмә төзелгән. Ул шулай ук халыкны ят һәм шикле кешеләргә карата игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Авыл җирлекләрендә полиция киеменә киенеп, үзләрен төрле социаль хезмәткәрләр дип танытып йөрүче шомафыйлар да бар икән. "Балаларыгызга игътибарлы булыгыз!" - диде ул соңгы вакытта Яр Чаллы һәм Алабугада булган хәлләргә ишарәләп.
Чалпыда Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов яши. Тынгысыз ветеран авыл тормышында иң актив катнашучыларның берсе. Ул җирлектә төрле чараларның, бәйрәмнәрнең бик күркәм узуын әйтте. Борчулы мәсьәләләрне чишүдә бердәм булып, бергә эшләргә чакырды. Чалпылылар депутатлары Миргазиян Динмөхәммәтов оештыруында, авыл турында китап чыгару кебек изге ниятне дә тормышка ашыра башлаганнар. Гомумән, бу җирлектә, бигрәк тә Камышлы авылында Миргазиян Габдулла улының ныклы ярдәмен тоялар.
Авыл башлыгы Илшат Ибраһимов җирлектә башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Чалпы авыл җирлегенә Чалпы, Баланлы Бүләк, Ирекле, Камышлы авыллары керә. Барлыгы 1343 кеше яши. Докладчы җирлектә демографик хәлнең начар булуына борчылу белдерде. Мәсәлән, узган ел 22 кеше вафат булса, нибары 4 сабый дөньяга килгән. Биредә почта һәм башка социаль хезмәт күрсәтү төрләре яхшы оештырылган. Дүрт райпоның һәм дүрт шәхси кибет эшли. Су линияләрен сузу, юлларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган.
Быел гомумбелем бирү мәктәбенә капиталь ремонт керәчәк. Шулай ук алга таба Ирекле башлангыч мәктәбен ачу бурычы да куелган. Гомумән, агымдагы ел чалпылылар өчен зур үзгәрешләр, төзелешләр елы булырга ошаган. Камышлы, Баланлы Бүләк һәм Чалпы клубына да зур чыгымнар сорый торган ремонт эшләре көтелә. Мәсәлән, соңгысына 14 млн. сумлап акча кирәк.
Докладчы авыл халкы сорауларына җаваплар бирде. Чалпылылар "Талый" күперенең авария халәтендә булуыннан зарландылар. Сораулар арасында: ихатада үскән тупылларны кистереп булмасмы, авыл кибетләре бинасында "аптека" да ачарга иде, кебекләре дә бар иде. Илшат Ибраһимов күперне төзекләндерү эшен бары тик белгечләр - юл төзүчеләр генә башкара алачагын һәм бу эшнең якын арада хәл ителәчәген әйтте. Аптека ачу өчен дарулар белән эшләүче махсус белгеч кирәклеген һәм бу мәсьәләдә дә эш баруын белдерде. "Клуб тирәсендәге тупылларны кистердек, ихата эчендәгеләрен кистерүне хуҗалар үзләре кайгыртырга тиеш", - дип өченче сорауга да җавап бирде ул.
Бүләкләүләргә бай булган җыелыш чын бәйрәм төсен алды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм Илшат Ибраһимов бер төркем авыл активистлары, фидакарьләргә бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә игътибардан читтә калмады.
Нәсимә РӘСИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалпы җирлеге яңарышлар кичерә