Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаңгы юллары чакыра!

Шимбә көнне Чаңгы базасында кышкы сезонны тантаналы ачу чарасы үтте. Аның кысаларында район-шәһәрнең оешма-предприятиеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Узышлар инде күркәм традициягә әверелеп, халыкны һаман саен үзенә күбрәк җыя. Быел да шәхси-команда беренчелегенә олысы-кечесе - 226 кеше, чаңгы тагып, стартка басты. Азнакайлыларның сәламәт яшәү рәвешен яклап,...

Шимбә көнне Чаңгы базасында кышкы сезонны тантаналы ачу чарасы үтте. Аның кысаларында район-шәһәрнең оешма-предприятиеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Узышлар инде күркәм традициягә әверелеп, халыкны һаман саен үзенә күбрәк җыя. Быел да шәхси-команда беренчелегенә олысы-кечесе - 226 кеше, чаңгы тагып, стартка басты. Азнакайлыларның сәламәт яшәү рәвешен яклап, спортка тартылуын ачык күрсәтте бу бәйге.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чаңгычыларны кышкы сезон ачылу белән котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Район хакимияте тарафыннан быел да чаңгы һәм инвентарь алуга шактый күләмдә акча бүленгән. Чаңгы базасында спортчыларга уңайлылык тудыру өчен дә байтак эш башкарылган. Ярышны башлап сүз алган районның физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов: "Һәркайсыгызга уңышлар телим. Ярышта катнашу - күтәренке кәеф, сихәтлек, яңа көч-дәрт алу ул", - диде.

Татарстан Республикасы гимны яңгыраганнан соң, хезмәт коллективлары хатын-кызлары һәм мәктәп укучыларына (кызлар) рәсми старт бирелде. Алар артыннан VIP-төркем, аннан соң ир-егетләр кузгалды.

Күп тә үтмәстән, финишка беренчеләр якынлашты. Хатын-кызлар арасында өч чакрым арада иң яхшы күрсәткечкә "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәре Зөһрә Мөхәммәтҗанова иреште. Икенче, өченче нәтиҗәләр - Гөлнур Камалетдинова (мәгариф идарәсе), Гөлнара Юнысовада ("УТТ" ҖЧҖ).

VIP-узышта "Сетевая компания" ААҖ җитәкчесе Альмир Латиповка тиңнәр булмады. Икенче нәтиҗәгә шәһәр гимназиясе директоры Альберт Рахманов иреште, өченчедә - район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин.

Укучы егетләр һәм предприятие-оешма хезмәткәрләре арасында да бәйге бик киеренке барды. 5 чакрым арада ир-атлар арасыннан Азат Йосыпов ("Азнакайнефть" идарәсе), Илдар Нуриев ("ТН-Транссервис-Азнакай" ҖЧҖ), Рамил Шәрәфиев ("Азнакайнефть" идарәсе) иң җитезләр булып чыкты һәм лаеклы төстә беренче, икенче, өченче урыннарны яулады.

Укучы егетләр арасында бәйге нәтиҗәләре дә шактый кызыклы булды. Авыл мәктәпләре арасында җиңүчеләр пьедесталының өч баскычына да Кәкре-Елга гомумбелем бирү мәктәбе укучылары - Рәзил Шәймиев, Илсур Сабиров, Раил Хәйруллин күтәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар арасында призлы урыннарны яулаучы Резеда Гарифуллина, Зөһрә Баһаветдинова, Фирүзә Әсәдуллина да шушы мәктәп укучылары. Бу бәйге Кәкре-Елга мәктәбе өчен җиңүләр мәле, укытучы-тренер Ринат Сафинның да тырышлыгына олы бәя булды. Команда беренчелегендә дә, әлбәттә, алар җиңде! Урманай һәм Әсәй мәктәп командалары - икенче һәм өченче. Шәһәр мәктәпләре арасында 4нче лицей, Актүбә бистәсенең 1нче, 2нче мәктәп командалары призерлар рәтендә. Укучы кызлар арасында шәхси беренчелектә Гүзәл Гарипова, егетләрдән Фәрхәт Мостаев (шәһәр мәктәпләре) җиңүче булды.

Оешма-предприятие спортчылары арасында команда беренчелеген "Азнакайнефть" идарәсе чаңгычылары яулады. Хәер, биредә берәү дә үзен җиңелгән дип санамады! Һәркем үзенә энергия, күтәренке рух һәм көч туплады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара югары дәрәҗәдә оештырылды. Шәһәр үзешчәннәре бәйрәмгә ямь өстәп, тирә-юньне җыр-моңга күмде.

Җирлегебездә даими оештырылучы мондый ярышлар көчле чаңгычыларны ачыкларга ярдәм итә. Сәламәт яшәүнең никадәр файдалы булуын дәлилли, барыбызны берләштерә. Үткән шимбәдә уздырылган чара янә шуны исбатлады.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы юллары чакыра!