Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәребез белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм! Халыклар бердәмлеге көне дүрт гасырга якын элек булган вакыйгалар турындагы тарихи хәтеребезне яңарта. Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүген дә актуаль. Алар үзләренең әхлакый - тәрбияви әһәмиятләрен...

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Халыклар бердәмлеге көне дүрт гасырга якын элек булган вакыйгалар турындагы тарихи хәтеребезне яңарта. Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүген дә актуаль. Алар үзләренең әхлакый - тәрбияви әһәмиятләрен беркайчан да югалтмыйлар.
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү - Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да халыкларның телен саклау, аның мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудырды, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле социаль катлау кешеләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерергә зур мөмкинлек бирде. Илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелүче дәүләт бәйрәме - халыклар бердәмлеген, тугандашлык - күршелек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, тагы да ныграк икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә.
6 ноябрьдә без шулай ук Республикабызның мөһим бәйрәмен - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Тормышыбызга җәмгыять үсешенең борылыш чорында кереп, Конституциябез Татарстан дәүләтчелеген торгызуның яңа юлын билгеләде, төрле милләт һәм төрле дин тотучы кешеләр арасында гражданлык татулыгы һәм ышаныч ныгытуда, республика халыкларының мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен тергезүдә ышанычлы нигез булып тора.
Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде.
Күптән түгел узган муниципаль сайлаулар тагын бер кат раслады: хакимиятнең гражданлык җәмгыяте белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге социаль-сәяси тотрыклылыкның иң яхшы формуласы булып тора. Татарстанның соңгы елларда ирешкән һәм һәркем тарафыннан танылган казанышлары - республиканың Төп Законында беркетелгән уңышлы икътисадый һәм социаль үсеш курсының нәтиҗәсе ул.
Хөрмәтле азнакайлылар!
Барыгызны да ихлас күңелдән истәлекле бәйрәмнәребез - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.
Бәйрәмнәр белән!

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль
район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез белән!