Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмгә рәхим итегез!

30 нчы августта шәһәрдә Республика һәм Нефтьчеләр көненә, Азнакай шәһәренең 25 еллыгына багышлап зур тантана уздырыла. Бәйрәм Сөембикә урамында иртәнге 8.00 сәгатьтә, авыл хуҗалыгы оешмалары катнашында бәйрәм ярминкәсе белән башланып китәчәк. Район һәм шәһәр мәдәният Сарае мәйданында 13.00 сәгатьтә "Ачык һавада музей" оештырыла. Азнакайлыларны район тормышын чагылдырган тарихи фотолар күргәзмәсе...

30 нчы августта шәһәрдә Республика һәм Нефтьчеләр көненә, Азнакай шәһәренең 25 еллыгына багышлап зур тантана уздырыла. Бәйрәм Сөембикә урамында иртәнге 8.00 сәгатьтә, авыл хуҗалыгы оешмалары катнашында бәйрәм ярминкәсе белән башланып китәчәк. Район һәм шәһәр мәдәният Сарае мәйданында 13.00 сәгатьтә "Ачык һавада музей" оештырыла. Азнакайлыларны район тормышын чагылдырган тарихи фотолар күргәзмәсе көтә. Өлкәннәр фотоларга карап үзләренең яшьлеген искә төшерсә, яшьләр төбәгебезнең үткән тарихы белән танышачак.
Шушы ук мәйданда районыбызның күп кенә оешмалары катнашында чәчәкләр күргәзмәсе дә оештырыла. Күргәзмәдә теләге булган һәвәскәр чәчәк үстерүчеләр дә катнаша ала. Бу күренеш чәчәкләргә күмелеп утырган шәһәребезнең матурлыгын тагын да ассызыклап китәчәк.
Район һәм шәһәр мәдәният сарае белән "Юбилейный" стадионы аралыгындагы мәйданда 14.30 сәгатьтә район һәм шәһәр үзешчән артистлары катнашында концерт башланып китә, шунда ук концерт тыңлап, татар халкының милли мәдәниятен чагылдырган ишегалды күренеше, Азнакай территориясендә яшәүче мал-туарларның сыннары белән дә таныша аласыз.
16.00 сәгатьтә "Юбилейный" стадионында бәйрәмнең театральләштерелгән тантаналы өлеше башлана. 2012 нче ел Президентыбыз тарафыннан Тарихи мирас елы дип игълан ителде. Быелгы программаның үзенчәлеге шунда: күренешләрнең күбесе Азнакайның бай тарихына багышланачак. Бәйрәмне ретро-машиналар, картингистлар, яшь парлар, коляскалар, юбилярлар парады бизиячәк. Тамашаны 18.00 сәгатьтә татар эстрадасының якты йолдызлары Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм якташларыбыз Булат Җиһаншин, Илнур Баязитов кебек яшь җырчыларыбыз, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының "Кама таңнары" бию ансамбле, шәһәр һәм авыл үзешчәннәре катнашында зур концерт программасы алыштыра.
Чараны 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты тәмамлый.
23.00 сәгатьтә "Релакс" клубында республиканың танылган ди-джейлары катнашында бәйрәм дискотекасы башланып китә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмгә рәхим итегез!