Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән!

25 март- Мәдәният хезмәткәрләре көне Матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, милләтне үстерүдә җан атып йөрүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм! Алар алдында һәр җирлекнең күркәм гореф-гадәтләрен саклау, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү бурычы куелган. Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен,...

25 март- Мәдәният хезмәткәрләре көне

Матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, милләтне үстерүдә җан атып йөрүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм! Алар алдында һәр җирлекнең күркәм гореф-гадәтләрен саклау, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү бурычы куелган. Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Матурлык һәркем өчен илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман чыганагы ул.

Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән мәдәният хезмәткәрләренә бүген рәхмәт әйтәсе, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, озын гомер, рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт телисе килә.

Иҗат чишмәләрегез язгы ташкыннардай ургысын, күңелегездә һәрчак шатлык булып, ул сезне гел сәхнәгә, тамашачылар алдына җилкендереп торсын! Сезгә саләмәтлек, гаилә иминлеге, бәхетләр телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев