Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм белән!

9 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Һәр елны октябрь аеның икенче якшәмбесе ил күләмендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, агросәнәгать өлкәсендә әледән-әле булып торган кыенлыкларга да карамый армый-талмый эшләүче, районыбыз икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итүче, муллыгын, данын арттыручы игенчеләребезне, терлекчеләребезне, авыл хуҗалыгының башка тармакларында фидакарь хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Авыл җирендә базар икътисадына күчү, соңгы елларда кабул ителгән җир реформалары хуҗалык итүнең ышанычлы системасын булдыруда зур кыенлыклар тудырды. Моңа соңгы еллардагы табигать шартларының җир кешесе өчен аеруча кыен килүе дә өстәлде. Узган ике елны гына искә алыйк. Корылык белән үрелеп килгән андый аномаль эсселекне чал тарих үзе дә белми торгандыр. Чын афәт булды ул. Моңа да карамастан, ил, республика ярдәме белән, үзебезнең бөтен булган ресурсларыбызны эшкә җигеп, терлекләрне югалтмыйча кышлата, язгы чәчү эшләрен тулысынча вакытында башкарып чыга алдык. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгын саклап калдык. Бу җиңүгә (ә аны башкача әйтеп тә булмый) сезнең туган җиргә, һәрберегезнең үзегез башкарган эшкә бирелгәнлек этәргеч булды. Район агросәнәгатендәге 2011 ел уңышына фәкать уртак тырышлык, фидакарьлек нигезендә генә ирешелгәнлеген бүген горурлык хисе белән әйтә алабыз.

Район хуҗалыклары быел 150 мең тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура җыеп алды. Һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш чыкты. Соңгы елларда күрелмәгән уңыш бу! "Азнакай" агрофирмасы" җәмгыяте 54 мең тонна, "Союз Агро" - 18 мең, "Агро ТНГС-И" - 12 мең, "Марс", "Уразай" ҖЧҖләре 8әр мең тоннадан артык иген уңышы җыеп алдылар.

Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә ел ярымлык азык берәмлеге әзерләнде. Шушы арада кукуруз уңышын җыеп алгач, ул күрсәткеч тагын да артачак. Мөстәкыймов исем., "Марс", "Әсәй", "Урсай", "Азнакай" агрофирмасы" җәмгыятьләре терлекләргә ике еллык азык запасы булдырдылар.

Быелгы комбайнчылар ярышын районда Хатип Сибгатуллин, Расих Фазлыев ("Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ), Рәсим Хәкимов ("Агро ТНГС-И" ҖЧҖ), Марсель Вафин, Радик Лотфуллин ("Уразай" ҖЧҖ) әйдәп барды. Алдынгы механизаторлар Сергей Матвеев ("Союз Агро"), Дамир Хөсәинов ("Азнакай" агрофирмасы"), Закир Хавишин, Георгий Юдин ("Урсай"), Рәфис Зәйнетдинов ("Марс") исемнәрен дә мактап телгә алмый мөмкин түгел. Дан һәм хөрмәт сезгә!

Тәҗрибәле өлкән механизаторларыбызга алмашка яшьләр килүе аеруча куанычлы. Ай башында Байлар Сабасында яшь комбайнчылар арасында уздырылган «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» республика конкурсында «Азнакай» агрофирмасы"ның Тымытык бүлекчәсеннән бертуган Илназ һәм Илнур Миннегалиевләр дә катнашты. Аның практик өлешендә Азнакай экипажына тиңнәр табылмады. Рәхмәт егетләребезгә!

Сезнең шәһәр халкы белән ярдәмләшеп яшәвегез, алар өчен әледән-әле ярминкәләр оештыруыгыз, анда үзегез җитештергән товарларны халык алырлык хакка сатуыгыз зур ихтирам уята. Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе өчен шәһәрдә бүген махсус кече базар эшли. Азнакайлылар сукмагы аннан өзелми.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, авыр һәм тынгысыз эшегездә алга таба да уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим!

Рәфис ГАЛИЕВ, Азнакай муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев