Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буын сәламәт булсын яки бала бәла булмасын

Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә узган "Сыйныф җитәкчесе көне"ндә сүз балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм психоактив матдәләр куллану профилактикасы хакында барды. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Л.Әхмәдишина әлеге мәсьәләнең төрле ведомстволар белән уртак эш икәнлеген ассызыклады, сыйныф җитәкчеләренең катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын билгеләп үтте. Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз чыгышында...

Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә узган "Сыйныф җитәкчесе көне"ндә сүз балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм психоактив матдәләр куллану профилактикасы хакында барды.
Мәгълүмати-методик үзәк директоры Л.Әхмәдишина әлеге мәсьәләнең төрле ведомстволар белән уртак эш икәнлеген ассызыклады, сыйныф җитәкчеләренең катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын билгеләп үтте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз чыгышында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирүнең торышын яктыртты. Районда балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча эш Комплекслы программа нигезендә алып барыла. Хокук бозуларны киметү максатларында укучыларның 30 профилактика отряды төзелгән. Узган уку елында анда 335 укучы катнашса, 2012-2013 уку елында - 447.
Наркотикларга каршы конкурслар нәтиҗәләре буенча Актүбә бистәсенең "Развитие" балалар иҗаты үзәге 45463,23 сумлык, Азнакай 2 нче урта мәктәбе 47250 сумлык грант откан. Азнакай 8 нче урта мәктәбе "Дәрестән соң мәктәп" проектында катнашып, 600 мең сумлык сертификатка ия булган. Азнакай 2 нче урта мәктәбенең "Буревестник" экотурклубы (җитәкчесе - А.Байков) республика мәгариф учреждениеләре арасында социаль эшмәкәрлек конкурсында җиңгән һәм 112117 сумлык җиһаз белән бүләкләнгән.
Районда өч өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Анда 6009 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә (барлык балаларның 87%). Гаяз Мөҗәһит улы максатның 100% баланы колачлау икәнлеген ассызыклады.
Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор А.Мортазина мәктәп укучылары арасында җинаятьчелекнең кимүендә сыйныф җитәкчеләренең тырышлыгы зур булуын билгеләп үтте, социаль имин булмаган гаиләләр хакында хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итәргә чакырды.
ЮХИДИ Азнакай бүлеге инспекторы, полиция капитаны И.Исхаков балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт травматизмы хакында сөйләде. Быел юл фаҗигасендә 2 баланың гомере өзелгән. Инспектор машиналарга балалар өчен махсус утыргычлар куярга кирәклегенә басым ясады.
Социаль яклау идарәсе баш белгече Э.Мәрдәншина социаль имин булмаган гаиләләр белән эшләү тәртибе белән таныштырды. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә 59 шундый гаилә исәптә тора. Быел 11 баланы социаль приютка урнаштырырга мәҗбүр булганнар, гаиләләрдә хәл яхшыргач, 5 се кире кайтарылган. Э.Мәрданшина барлык мәктәпләргә бердәм хезмәттәшлек өчен рәхмәтен җиткерде.
Очрашуга наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Бөгелмә районара бүлеге өлкән оперуполномоченные А.Ситдикова чакырулы иде. Ул наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең соңгы елларда балалар арасында киң таралуын билгеләп үтте, педагогларга мәктәпкә баланың нинди халәттә килүенә игътибар итәргә киңәш итте.
Район Балалар думасы спикеры, "Самостоятельные дети" проекты командиры Р.Гәрәев әлеге проектның максаты балалар тормышын бай һәм кызыклы итү, аларны начар гадәтләрдән арындыру һәм саклау икәнлеге, бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуы хакында чыгыш ясады.
Соңыннан республика конкурсларында җиңүче педагогларга бүләкләр тапшырылды.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буын сђламђт булсын яки бала бәла булмасын