Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурычыбыз–иминиятчеләр хокукын яклау

Инде хәбәр ителгәнчә, "Маяк" газетасы редакциясендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Азнакай филиалы директоры Светлана Шакирова һәм баш белгеч Рәмилә Миңнеханова катнашында "Туры элемтә" үтте. Әйтергә кирәк, азнакайлылар анда зур активлык күрсәтте. Сүз дә юк, компаниянең халык белән элемтәсе елдан-ел ныгу, диспетчерлык хезмәтеннән файдалануны киң пропагандалау, яңа төр хезмәтләр арту...

Инде хәбәр ителгәнчә, "Маяк" газетасы редакциясендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Азнакай филиалы директоры Светлана Шакирова һәм баш белгеч Рәмилә Миңнеханова катнашында "Туры элемтә" үтте.

Әйтергә кирәк, азнакайлылар анда зур активлык күрсәтте. Сүз дә юк, компаниянең халык белән элемтәсе елдан-ел ныгу, диспетчерлык хезмәтеннән файдалануны киң пропагандалау, яңа төр хезмәтләр арту да моңа этәргеч. Җыеп кына әйткәндә, сораулар шактый күп булды, барсына да шунда ук җаваплар да бирелде. Еш яңгыраган сорауларны барлап, күпләрнең үтенече буенча, аларга җавапларны газета аша да җиткерәбез.

- Мин урын өстендәге авыру, йөри алмыйм, миңа участок шәфкать туташы даруларны өйгә алып килә аламы?

- Бу аның вазифасына керми. Участок табибы һәм шәфкать туташы сезгә кабул итү үткәрергә, медицина хезмәте күрсәтергә тиеш. Ә инде рецепт буенча даруларны якыннарыгыз, әгәр инде Сез ялгыз яшәүче икән, социаль яклау идарәсеннән билгеләнгән хезмәткәр алып кайта ала.

- Мәҗбүри медицина полисы буенча нинди төр хезмәтләр каралган?

- РФ гражданнарына, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләргә бушлай медицина хезмәте күрсәтү дәүләт гарантиясе Программасы нигезендә киң таралган авыруларны, травмаларны амбулатор-поликлиника дәвалавы үткәрү, профилактика, диспансер тикшерүе үтү, ашыгыч ярдәм соралган халәттә һәм башка очракларда яшәү урыны буенча медик-санитар, шулай ук стационар медицина ярдәме күрсәтелә. Бу ярдәм өчен "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе түли, шулай булгач, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тота, ОМС (мәҗбүри медицина иминияте) полисы булганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый.

- Балам авыру, ай саен ревмотестлар бирергә кирәк, алар 3-4 төрле. Соңгы берничә айда тестлар кайтмый, түләүле хезмәттән файдаланырга туры килә. Никадәр акча китә...

-Белүебезчә, район үзәк сырхауханәсенә яңа анализатор кайтарылды. Заманча җиһаз түләүсез лаборатор тикшерүне тагын да сыйфатлы һәм җентекләп үткәрү мөмкинлеге бирә.

-Яңа медполислар бирелә икән дип ишеттек. Аны алу тәртибе ничек? Искеләре белән безне сырхауханәдә кабул итәләрме?

-Иске полислар сез бердәм үрнәктәге яңаларына алыштырганга кадәр гамәлдә булачак. Яңа үрнәктәге полислар 2011 елның 1 маеннан бирелә башлады. Аларны ашыгыч алыштыруның хаҗәте юк. Бердәм үрнәктәге полисларны иң беренче чиратта яңа туган балаларга, фамилияләрен алыштыручыларга, элек беркайчан да ОМС полислары булмаганнарга алу кирәк. Иске полисларны яңаларына алыштыру әкренләп-2014 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Аңа кадәр искеләре барлык медицина учреждениеләрендә дә гамәлдә булачак. Полисларның яңасы да, искесе дә иминиятчеләргә бер үк хокуклар бирә. Алга таба республика халкын ОМС полисы да кертелгән универсаль карталар белән тәэмин итү күздә тотыла.

-Ирем диспансер күзәтү астында. Йөрәгенә УЗИ тикшерүен гел түләүле үтәргә туры килә...

-Поликлиникада сезне табиб юлламасы нигезендә алдан язып чиратка куярга тиешләр. Сезгә конкрет дата билгеләнә, әмма диагностика үтүне көтү вакыты билгеләнгән көннән башлап бер айдан (30 көннән) артмаска тиеш.

-Мине үзебездәге ЛПУ (дәвалау-профилактика учреждениесе) эшчәнлеге канәгатьләндерми икән, мин ОМС полисы белән башка түләүле клиника яки стационарга мөрәҗәгать итә аламмы?

-Юк. ОМС полислары белән андый хезмәт күрсәтелми, чөнки иминият компаниясе һәм шәхси клиника, стационарлар арасында андый килешүләр төзелмәгән.

-Мин шәхси эшмәкәрдә эшлим. Ел саен медицина тикшерүен түләүле үтәбез, бюджет өлкәсендәгеләргә кебек аны безгә дә бушлай итеп булмыймы?

-Медицина тикшерүе үткәрүне оештыруга финанс чыгымнары җирле бюджеттан бүлеп бирелә, шуңа күрә дә үтенечне җирле хакимияткә юлларга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итүдә компания филиалы компетентлы түгел.

-Мин сезнең компания аша ирекле медицина иминияте полисы алып, үземә ошаган медучреждениегә мөрәҗәгать итә аламмы?

-Әлбәттә. "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖ белән ирекле медицина иминияте турында килешү төзелеп, шул полис нигезендә үзегез сайлаган теләсә-кайсы дәвалау-тикшерү үзәгенә бара аласыз. Безнең бурыч- аларның сезгә сыйфатлы хезмәт күрсәтүен тәэмин итү.

-Стационарда дәвалану үткәндә даруларны үземә сатып алырга туры килде. Бу минем иминиятләшкән зат буларак хокукларымны бозуга кермиме?

-Әгәр сезгә формуляр исемлектә булган даруларны яки аларны алыштыручы препаратларны бирмәгәннәр һәм сез аларны сатып алырга мәҗбүр булгансыз икән, ул чагында "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнакай филиалына килеп гариза язасыз (үзегез белән паспорт, ОМС полисы, дару алганга товар чеклары булырга тиеш) һәм аның нигезендә безнең тарафтан максатчан экспертиза үткәрелә, сезнең иминиятче буларак хокукыгыз бозылу ачыкланса, акчаларыгызны кире кайтарачаклар. Әмма монда бер нәрсәне әйтергә кирәк, сезне дәвалауда табиб кирәкле дип тапкан формуляр исемлектә булмаган даруларны үз ризалыгыгыз белән алгансыз яки сезгә югары технологияле операция кирәк булган икән (сезгә табиб аның түләүле булуын аңлата), бу очракларда алар өчен үзегез түләргә тиеш буласыз.

- Яшәү урыны буенча анда теркәлгән булмасам да, ОМС полисы белән башка шәһәрнең стоматология поликлиникасында бушлай медицина ярдәме алырга хокукым бармы?

-"Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында" 326 нчы (29.11.2010) ФЗ нигезендә ОМС полисы булган затлар РФның барлык территориясендә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы белән билгеләнгән күләмдә, РФ субъекты территориясендә мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы белән билгеләнгән күләмдә бушлай медицина хезмәтеннән файдалана алалар.

Балага планлы стоматология медицина ярдәме алу өчен әти-әнинең берсенең паспорты һәм баланың медполисы булуы мөһим.

-Азнакай үзәк поликлиникасында тар белгечле табиблар җитми. Әйтик, ЛОР-табиб, ОМС полисыбыз була торып та, түләүле медицина хезмәте алырга мәҗбүрбез? Моны ничек аңларга?

-Дәвалау-профилактика медучреждениесендә тар белгечле табиблар юк икән, учреждение администрациясе аларны килешү төзеп башка җирдән чакыртырга тиеш. Компания шундый таләп куя да. Нинди генә юл белән булса да, белгечләр белән тәэмин итү сырхауханә администрациясенең турыдан-туры бурычы.

-Үзәк поликлиникада телефон куелган стенд бар. Ул ни өчен?

-Әйе, иминиятчеләребезгә тагын да якынаю максатыннан "Монда һәм хәзер" проекты нигезендә шундый стендлар эшләнде. Сезгә түләүле медицина хезмәте күрсәтүдән баш тартканнар яки аның өчен түләү таләп иткәннәр, яисә күрсәтелгән хезмәттән канәгать түгелсез икән, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенә шалтырата аласыз. Төймәгә басып, үз соравыгыз буенча консультация алырга була. Безнең бурыч- кеше медучреждениедә булганда ук аңа ярдәм күрсәтү.

ОМС полисы белән медицина хезмәте алуда нинди дә булса соравыгыз, шикаятегез туса, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең тәүлек буе һәм бернинди ялларсыз эшләүче күпканаллы бушлай 8-800-100-03-30 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Туры элемтәне газета өчен Лиза Нурлыева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев