Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген мәркәзебез казанда азнакай якташлары очрашуы уза

Бер күрешү - үзе бер гомер! Азнакай ягы - урман-кырлары, көмеш сулы елга-чишмәләре, мул уңышлы иген басулары, җир куеныннан кара алтын чыгаручы нефть скважиналары, хәтфә болыннары, сагынудан күпләрнең төшләренә керүче Чатыр тау иле ул! Үткәннәре истәлекле, чагыштырмача ерак булмаган узганы һәм бүгенгесе данлы аның. Узган гасырның илленче еллары башында биредә...

Бер күрешү - үзе бер гомер!

Азнакай ягы - урман-кырлары, көмеш сулы елга-чишмәләре, мул уңышлы иген басулары, җир куеныннан кара алтын чыгаручы нефть скважиналары, хәтфә болыннары, сагынудан күпләрнең төшләренә керүче Чатыр тау иле ул!
Үткәннәре истәлекле, чагыштырмача ерак булмаган узганы һәм бүгенгесе данлы аның. Узган гасырның илленче еллары башында биредә беренче бораулау вышкалары пәйда булгач, алар бораулаган беренче скважиналардан нефть ташкыннары бәреп чыккач, моңа кадәр гади авыл районы үзәге булган Азнакай тизләнешле зур үсешкә йөз тота. Бүген инде ул республика буйсынуындагы төзек, җыйнак, яшеллеккә күмелгән соклангыч шәһәр һәм алтмыш меңнән артык халкы булган Азнакай муниципаль районын үзенә җыйнап тора.
Нефть һәм агросәнәгать предприятиеләре җитештергән продукция төрлелеге һәм күләме буенча районыбыз бүгенге көндә республикада алдынгы урыннарны били.
Татарстан җитәкчелеге һәм "Татнефть" компаниясе алып барган социаль юнәлештәге сәясәт бездә зур яклау тапты: сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, эре һәм кече эшмәкәрлекне үстерү кебек милли программаларны тормышка ашыруга зур әһәмият бирәбез. Район һәм шәһәрнең һәрьяклы үсешенә даими ярдәм күрсәтүче нефтьчеләребезгә дә чиксез рәхмәтлебез.
Азнакайның төп горурлыгы - аның фидакарь, яңалыкка омтылучан халкы. Нәкъ менә аларның үзләре башкара торган эшләргә иҗади карашлары нәтиҗәсендә шәһәр һәм район елдан-ел үсә, матурая, камиллеккә юл яра. Без Төркия, Беларусь республикалары белән дә аралашабыз, мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлек итәбез.
Хөрмәтле якташларым, читтә яшәп тә үзен Азнакай төбәге ватанпәрвәре итеп тоючы дусларым! Мондый күрешүләр бер көнлек кенә булып калмасын, алга таба да үзара аңлашып, ярдәмләшеп, бөек Тукаебыз әйткәнчә "...Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып" яшик. Якташларның күптән көтелгән очрашуы, бергә җыелуы белән тәбрик итәм сезне. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бњген мђркђзебез казанда азнакай якташлары очрашуы уза