Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бирючевкада – бәйрәм

Ничек яшисең, авыл? Иртәдән үк күңелле музыка яңгырый, авылдашлар матур итеп киенеп алганнар да, каядыр ашыгалар. Машиналар тыз-быз чаба. Нәрсә булган соң бу авылга? Әйе, Бирючевкада бүген авыл бәйрәме. Шәһәрдә яшәүче балалар да катнашсын өчен нәкъ менә якшәмбе көнне оештырганнар аны. Мәдәният йорты алдында ярминкә гөр килә. Көзге муллыкка күз...

Ничек яшисең, авыл?

Иртәдән үк күңелле музыка яңгырый, авылдашлар матур итеп киенеп алганнар да, каядыр ашыгалар. Машиналар тыз-быз чаба. Нәрсә булган соң бу авылга?

Әйе, Бирючевкада бүген авыл бәйрәме. Шәһәрдә яшәүче балалар да катнашсын өчен нәкъ менә якшәмбе көнне оештырганнар аны. Мәдәният йорты алдында ярминкә гөр килә. Көзге муллыкка күз иярми: бәрәңгесе, суганы, карбыз-кавыны дисеңме. Күпчелек үз җирлеге эшмәкәрләре җитештергән продукция. Авыл апайлары сөтен, каймагын, эремчеген дә алып чыккан. Кул осталары үзләре бәйләгән, теккән, чиккән әйберләрне күргәзмәгә куйганнар. Ай-һай тырышлар, осталар күп икән монда.

Ә сәхнә осталары концертка чакыра. Авыл үзешчәннәреннән тыш, Азнакайдан килгән «Калинушка» ансамбле чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Җирлек башлыгы Мингизә Нуриева авылдашларын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юллады. Аның теләкләренә район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова кушылды. Бәйрәм бүләкләрсез буламы? Юбилярлар, яңа өйләнешкән парлар, әле генә якты дөньяга аваз салган сабыйларның әти-әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылгач, тамаша залы чәчәк түтәленә ошап калды.

Авылдашлар җыелган җирдә сүз бетәме? Җыр-бию, уен-көлке белән бәйрәм кичкәчә дәвам итте. Бәйрәм кәефен бозмыйм дип, сабыр гына көтеп торган яңгыр, кешеләр өйләренә таралышкач, утырып яварга кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев