Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бикләнеп калган идек...

Март аенда подъездыбыздагы бер фатирда ишек биге ватылу сәбәпле, анда яшәүчеләр бикләнеп калды. Безгә - күршеләргә генә ишекне ачып булмавы ачыкланды һәм МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. 5 минут та үтмәде коткаручылар белән махсус машина килеп тә җитте. Алар безне игътибар белән тыңлап эшкә дә керештеләр. Биредә шулкадәр итәгатьле, игелекле кешеләр...

Март аенда подъездыбыздагы бер фатирда ишек биге ватылу сәбәпле, анда яшәүчеләр бикләнеп калды. Безгә - күршеләргә генә ишекне ачып булмавы ачыкланды һәм МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. 5 минут та үтмәде коткаручылар белән махсус машина килеп тә җитте. Алар безне игътибар белән тыңлап эшкә дә керештеләр. Биредә шулкадәр итәгатьле, игелекле кешеләр эшли икән дигән фикергә килдек. Бернинди ыгы-зыгысыз, ләкин оста һәм тиз эш итте алар.

Нинди дә булса бәлагә юлыксак без хәзер кайда мөрәҗәгать итәргә икәнен беләбез. Аларның безгә һичшиксез ярдәм итәчәкләренә ышаныч туды.

Кәримова, Крюкова, Сөембикә урамы, 1 йортта яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев