Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бии - бии остаралар

Балалар иҗаты үзәгендә «Сәнгать илендә кунакта» кичәсе булды. Өстәмә белем бирү педагогы Фирүзә Кадырмаева анда катнашучылар һәм әти-әниләргә үзенең иҗат эшен күрсәтте. Аның төркемендә район гына түгел, республика күләмендә дә танылу мөмкинлеге булган 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Биюләр бик үзенчәлекле - менә аборигеннар чыга, аннан соң...

Балалар иҗаты үзәгендә «Сәнгать илендә кунакта» кичәсе булды.

Өстәмә белем бирү педагогы Фирүзә Кадырмаева анда катнашучылар һәм әти-әниләргә үзенең иҗат эшен күрсәтте. Аның төркемендә район гына түгел, республика күләмендә дә танылу мөмкинлеге булган 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә.

Биюләр бик үзенчәлекле - менә аборигеннар чыга, аннан соң ул зонтиклар белән күңелле биюгә күчә, хәтта гусарлар да катнашып китте. Болар әле бөтен күргәннең бер өлеше генә. Җитәкченең фантазиясе шулкадәр киңкырлы ки, хәтта файдалануга яраксыз пластинкалар да яңа бию тудыруда бер дигән чара булган. Кечкенә балаларның урман җәнлекләре булып киенеп биегән «Шүрәле» биюе дә бик кызыклы булып, соклану тудырды.

Кичәгә килгән әти-әниләргә чакыру билетларында иң охшаган биюләрне билгеләү бурычы куелган иде. Барысы да ошый булып чыкты. Ә яшь артистлар өчен иң зур бүләк - ул тамашачыларның алкышлары. Алар бүген тынып тормады.

Әти-әниләрнең рәхмәте чиксез иде, чөнки Фирүзә Кадим кызы биюгә генә өйрәтеп калмый, ә бәлки ныклы характер да тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев