Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең акча – безнең хокуклар

15 март - Кулланучылар хокукын яклау көне Кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе тарафыннан 2012 елның 15 мартында узучы кулланучылар хокукын яклау Бөтендөнья көненең девизы билгеләнде: «Безнең акча, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәте базарында дөреслек өчен». Финанс хезмәтләре өлкәсе кулланучылар өчен проблемалы кала бирә. Тулы һәм дөрес мәгълүматлар булмау, тәкъдим ителгән хезмәтнең...

15 март - Кулланучылар хокукын яклау көне

Кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе тарафыннан 2012 елның 15 мартында узучы кулланучылар хокукын яклау Бөтендөнья көненең девизы билгеләнде: «Безнең акча, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәте базарында дөреслек өчен».

Финанс хезмәтләре өлкәсе кулланучылар өчен проблемалы кала бирә. Тулы һәм дөрес мәгълүматлар булмау, тәкъдим ителгән хезмәтнең катлаулыгы сәбәпле, гражданнарда финанс продуктлары турында аңлашылмаучылыклар (акча салу, кредитлар алу һ.б.) туа.

Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көннәре алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан кредит оешмалары вәкилләре катнашында «Түгәрәк өстәл»ләр, кулланучылар хокукын яклау буенча консультацияләр, анкеталаштыру һәм халыктан сораштырулар уздырылачак.

Әлеге чараларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы оештырачак. Белешмәләр белән: ТР, Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 адресы, 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66, Азнакай шәһәре Ямашев урамы,4 адресы, 7-14-80; 7-14-20; 7-05-07 телефоннары аша танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев