Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бездә рәхәт, күңелле

Кечкенә улыбыз Руслан Азнакайдагы 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр төркеменә йөри. Әлеге төркем оешып берничә ай гына үтүгә карамастан, монда инде төрле күңелле чаралар узарга өлгерде. Шуларның берсе - Әниләр бәйрәме. Бездә ике, өч, хәтта дүрт бала тәрбияләүче әти-әниләр дә бар. 20 елдан артык эш стажы...

Кечкенә улыбыз Руслан Азнакайдагы 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр төркеменә йөри. Әлеге төркем оешып берничә ай гына үтүгә карамастан, монда инде төрле күңелле чаралар узарга өлгерде.

Шуларның берсе - Әниләр бәйрәме. Бездә ике, өч, хәтта дүрт бала тәрбияләүче әти-әниләр дә бар. 20 елдан артык эш стажы булган беренче категорияле тәрбиячеләребез Светлана Ахунҗанова һәм Зөһрә Кашаповалар нәниләребезне нинди генә һөнәрләргә өйрәтмәгән. Бакчаның музыка җитәкчесе Рәмилә Габидуллинаның да тәҗрибәсе зур. Бик күңелле, эчтәлекле кичә булды бу. Балалар белән бергә әниләр дә рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты. Соңыннан, түгәрәк өстәл артына утырып тәмле җимешләрдән авыз иттек. Бүлмәләрдәге чисталык һәм тәртип игътибарны җәлеп итми калмый. Монысы тәрбиячеләрнең уң кулы - Гөлнара Шаһиева тырышлыгы. Чиста, пөхтә бакчага, ачык йөзле, тәмле телле апалары янына балаларны китерәсе килеп кенә тора.

Әти-әниләр исеменнән: Гөлфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев