Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без дә агач утырттык

Татарстанда, шул исәптән безнең муниципаль районда да "Үз агачыңны утырт!" киңкүләмле акция дәвам итә. Бүгенге көндә Шәйхетдинов микрорайонында ачылачак яңа өйләнешүчеләр паркында эшләр гөрли. "Маяк" редакциясе коллективы да бу чарадан читтә калмыйча, үз өлешен кертте. "Зеленхоз" җәмгыятенең уңган хезмәткәрләре белән берлектә эш тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылды. Әнә, машина арбасыннан...

Татарстанда, шул исәптән безнең муниципаль районда да "Үз агачыңны утырт!" киңкүләмле акция дәвам итә.

Бүгенге көндә Шәйхетдинов микрорайонында ачылачак яңа өйләнешүчеләр паркында эшләр гөрли. "Маяк" редакциясе коллективы да бу чарадан читтә калмыйча, үз өлешен кертте.

"Зеленхоз" җәмгыятенең уңган хезмәткәрләре белән берлектә эш тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылды. Әнә, машина арбасыннан Лилия Мусина агач үсентесен кранга тагып җибәрә, аны Василий Михайлов ("МППБиО") су салган махсус чокырга Рәмилә Сәхаутдинова, Гөлчәчәк Җәмилова һәм Мөдирә Кәримова төшерә. Аннан соң, агачның тирә-ягы яхшылап туфрак белән күмеп куела. Нарат үсентеләре урман хуҗалыгыннан китерелә, ул киң итеп казып алынып, туфрагы белән махсус җайланмага урнаштырылган. Яшәреп, үсеп китсен һәм тамырлары җәрәхәтләнмәсен өчен шулай эшләнгән ул. "Эшләр моның белән генә тәмамланмый, наратлар тернәкләнеп китсен өчен һәркөн су сибеп торачакбыз", - ди "Зеленхоз" җәмгыяте мастеры Мөдирә Кәримова. Бер сүз белән әйткәндә, агач утырту сыйфатлы итеп, бөтен таләпләрне үтәп башкарыла.

Әйе, агач утырту, аны киләчәктә карап, тәрбияләп үстерү - авыр һәм зур көч таләп итә торган хезмәт. Шундый игелекле эштә һәркем катнашырга тиештер. Көзге республика акциясе әле дәвам итә. Димәк, Азнакаебызны яшелләндерүгә үз өлешен кертү өчен һәркемгә мөмкинлек бар. Матурлык үзебез өчен, шуны онытмыйк! Ә сез быел бер агач булса да утырттыгызмы әле?!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев