Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без бит тугандаш халык

Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре Безнең татар халкы борын-борыннан барлык милләтләр, шул исәптән башкортлар белән һәрчак аралашып, туйлар ясап, табигать биргән муллыкны бүлешеп, бик тату яшәгән. Дөрес, соңгы вакытта ут күршеләребез белән кайбер сәяси буталчыклык тудырырга тырышып караучылар булды, әмма ерак үткәннән килгән бердәмлекне генә алар сындыра, юкка чыгара алмадылар. Шуның...

Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре

Безнең татар халкы борын-борыннан барлык милләтләр, шул исәптән башкортлар белән һәрчак аралашып, туйлар ясап, табигать биргән муллыкны бүлешеп, бик тату яшәгән. Дөрес, соңгы вакытта ут күршеләребез белән кайбер сәяси буталчыклык тудырырга тырышып караучылар булды, әмма ерак үткәннән килгән бердәмлекне генә алар сындыра, юкка чыгара алмадылар. Шуның ачык бер мисалы - шушы көннәрдә Татарстан җирлегендә Башкортстан көннәре уздырылу.

Безнең Азнакай халкы да терәлеп торган күршеләребез - Бакалы районы делегациясен зур кунакчыллык белән каршы алды. Үзебезнең районның Тымытык һәм башкортларның Яңа Тымытык авылларын тоташтырган күпер янында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров һәм Бакалы районы башлыгы урынбасары Альберт Латыйпов җитәкчелегендәге ике тугандаш халык вәкилләре очрашып, җырлап-биеп бер-берен сәламләп, хәл-әхвәл белешкәч, Азнакай шәһәренә юл алдылар.

Очрашуның тантаналы мизгелләре Мәдәният йортында дәвам итте.

Әүвәл азнакайлылар Бакалы районының үткәне, бүгенгесе турында бай эчтәлекле фильм карадылар. Барча райондашлар исеменнән бакалыларны сәламләп, Азнакай районы башлыгы Рәфис Галиев татар-башкорт халкының элек-электән килгән кардәшлек, мәдәни-икътисади элемтәләренә тукталды, дуслыкның гына түгел, Бакалы белән ике арадагы күпернең дә ныгытылачагын, яңартылачагын җиткерде.

- Җан җылысы дуслыкта булса, тән җылысы - итектә, - дип кунакларга Азнакайда басылган итекләр бүләк итте. Җавап сүзе белән чыккан Бакалы районы башлыгы урынбасары Альберт Латыйпов ике республика, шул исәптән чиктәш районнар арасындагы үзара татулык, эшлекле мөнәсәбәтләр хакында сөйләде, шулай ук очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.

Ут күршеләрнең зур бүләге - сәнгать осталары концерты да азнакайлыларда чиксез тәэсир-кичерешләр уятты, аларның җыр-моңына күмелеп рәхәтләнеп ял иттеләр.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев