Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без аны көтеп алабыз

Һәрчак ачык күңелле, аралашырга яратучан Рузилә Чумарина интернат мәктәбендә балаларга белем бирде. Ул балаларны яратуы, киң күңелле булуы белән һәрчак макталып торды. Лаеклы ялга чыккач, мәдрәсәдә укып дин нигезләрен өйрәнде. Хәзерге вакытта да укуын дәвам итә. Быел үзенең теләге кабул булып хаҗга барып кайтты. Аннан кайткач Әгер авылы мәхәлләсенә килеп,...

Һәрчак ачык күңелле, аралашырга яратучан Рузилә Чумарина интернат мәктәбендә балаларга белем бирде. Ул балаларны яратуы, киң күңелле булуы белән һәрчак макталып торды. Лаеклы ялга чыккач, мәдрәсәдә укып дин нигезләрен өйрәнде. Хәзерге вакытта да укуын дәвам итә. Быел үзенең теләге кабул булып хаҗга барып кайтты. Аннан кайткач Әгер авылы мәхәлләсенә килеп, авыл халкын җыеп зәмзәм суларын эчерде, барыбызга да Аллаһ исеме язылган дисбе таратты. Хаҗда булганнары турында сөйләп, коръән аятләре укып, күңелләребезне сафландырды. Узган ел да Мәүлид бәйрәмендә абыстайлар белән килеп, намазлар укып матур бәйрәм оештырганнар иде. Шушы изге гамәлләре өчен авыл халкы Рузилә абыстайга бик рәхмәтле. Үз игелекләре үзенә меңе белән кайтсын!

Авыл халкы исеменнән: Мөзәянә МОРТАЗИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев