Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер сүздән аңлашабыз

Безнең эштә җитезлек, тынгысызлык кына җитми, иң мөһиме - игътибарлы булу кирәк. Цемент измәсе үзенчәлекле әйбер, аның белән вакытында һәм сак эш итмәсәң, бөтен тырышлыгыңның мизгелләр эчендә юкка чыгуы бар. Менә шуңа күрә дә бергә эшләү дәверендә без бер-беребезне, кем әйтмешли, ярты сүздән аңларга өйрәнеп беттек. Буровойда колоннаны измә белән...

Безнең эштә җитезлек, тынгысызлык кына җитми, иң мөһиме - игътибарлы булу кирәк.
Цемент измәсе үзенчәлекле әйбер, аның белән вакытында һәм сак эш итмәсәң, бөтен тырышлыгыңның мизгелләр эчендә юкка чыгуы бар. Менә шуңа күрә дә бергә эшләү дәверендә без бер-беребезне, кем әйтмешли, ярты сүздән аңларга өйрәнеп беттек. Буровойда колоннаны измә белән катыру никадәр сыйфатлы башкарылса, эшнең ахыры да шулкадәр яхшырак нәтиҗә бирә. Шуны аңлаган хәлдә, цементлау процессын барлык технологияләрне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Без хезмәт күрсәткән предприятиеләр - барсы да әлегә эшебездән канәгать.
Эш булгач, барсы да булгалый: өйгә бик соңлап кайтулар да, бәйрәм көннәрендә эшләү, ял көннәрендә дә чыгып китәргә туры килгәли. Шунсы бар, гаиләләребездә безнең хезмәтнең авырлыгын, җаваплылыгын аңлыйлар, хәлгә керә беләләр. Күпме яхшырак эшләсәк, бу хезмәт хакларында да чагылыш таба. Кыскасы, башкарган хезмәтебездән канәгать, киләчәктә дә оешмабызга әнә шулай тотрыклы гына эшләргә язсын.
Зәйтүн Хәнипов, Павел Тимашев, цемент агрегатында эшләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер сүздән аңлашабыз