Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер гасырлык тормыш юлы

Юбиляр Шушы көннәрдә районыбызның ак әбие Гарифә Хәкимовага 100 яшь тулды. Аның белән әкрен генә гомер йомгагын сүтәбез. 1935 елда Кәкре Елга авылына килен булып төшә ул. - Ирем белән колхозда эшләдек. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр иген иктек, көлтә бәйләдек, җир сөрдек. Ул чакта тракторлар, комбайннар юк иде. Өйдә...

Юбиляр

Шушы көннәрдә районыбызның ак әбие Гарифә Хәкимовага 100 яшь тулды.

Аның белән әкрен генә гомер йомгагын сүтәбез. 1935 елда Кәкре Елга авылына килен булып төшә ул.

- Ирем белән колхозда эшләдек. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр иген иктек, көлтә бәйләдек, җир сөрдек. Ул чакта тракторлар, комбайннар юк иде. Өйдә балаларны, хуҗалыкны да карап өлгерергә кирәк, эштән баш чыкмады, - ди юбиляр.

Авыр сугыш елларына карамастан, Гарифә Зариф кызы дүрт бала таба. Беренче улы гына дүрт яше тулганчы ук вафат була. Бүгенге көндә ул кызы Мәрьям тәрбиясендә. Әлбәттә, өлкән кешегә зур игътибар кирәк. Әмма Гарифә әби "көйле карчык" түгел, үз аягында йөри, күп укый, үзен бик яхшы хис итә.

Менә ул күпсанлы медальләрен күрсәтә. Арадан берсен аерып алып:

- Менә бусын районның 80 еллыгы уңаеннан район башлыгы Рәфис Галиев тапшырды. Авыл хуҗалыгына керткән кечкенә хезмәтемне зурлап бәяләгәннәре, хөрмәтләре өчен чиксез рәхмәтлемен, - диде.

Язмыш Гарифә әбигә тагын да матур көннәр бүләк итәр дип ышанабыз.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев