Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырларның данын хәтер саклый

Мемориаль такта янында. ЭЭБ начальнигы Илдар Шакиров, бүлекчә җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина батырларның толлары Мария Гәрәева һәм Сәкинә Галиева белән 5 нче май көнне Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге бинасы диварына хезмәт вазифаларын үтәгәндә төрле елларда һәлак булган хезмәткәрләр - Әнәс Гәрәев һәм Зөфәр Галиев истәлегенә мемориаль такта кую вакыйгасы...

Мемориаль такта янында. ЭЭБ начальнигы Илдар Шакиров, бүлекчә җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина батырларның толлары Мария Гәрәева һәм Сәкинә Галиева белән

5 нче май көнне Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге бинасы диварына хезмәт вазифаларын үтәгәндә төрле елларда һәлак булган хезмәткәрләр - Әнәс Гәрәев һәм Зөфәр Галиев истәлегенә мемориаль такта кую вакыйгасы булды.

...Бина каршындагы плацка Азнакай ЭЭБнең шәхси составы, суд, прокуратура, көч структуралары вәкилләре, лаеклы ялга чыккан ветераннар тигез рәтләргә тезелгән. Биредә үк гаделсезлек белән көрәштә гомерләрен биргән, исем-рәсемнәре мәрмәр тактада урын алган батырларның хатыннары - Мария Гәрәева һәм Сәкинә Галиева, балалары, туганнары, дус-ишләре җыелган. Тантаналы марш яңгырый...

Митингны эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров ачты. Ул әлеге вакыйганың хезмәт вазифаларын башкарган вакытта һәлак булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү белән бергә шәхси состав хезмәткәрләрендә ватанпәрвәрлек рухы, биргән антка, башкарган хезмәткә карата җаваплылыкны үстерү өчен дә мөһим булуын ассызыклады.

1974 елның 10 октябрендә хезмәт вазифаларын башкарган вакытта коралланган җәмәгать тәртибен бозучы кулыннан һәлак булган Әнәс Кадыйр улы Гәрәев һәм аек булмаган машина йөртүче тарафыннан 1997 елның 8 июнендә гомере өзелгән Зөфәр Фәйзулла улы Галиевнең тормыш һәм хезмәт юлы белән бүлек начальнигының шәхси состав буенча ярдәмчесе, кадрлар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина таныштырды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов гомерләрен якташлары иминлеге өчен фида кылган хезмәттәшләренең исемнәрен район тарихына кертү кебек изге гамәл кылганнары өчен район җитәкчелеге, башкарма комитеты, депутатлар корпусы исеменнән рәхмәтен белдерде.

- Халыкта: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән гыйбрәтле бер гыйбарә бар. Моны онытырга безнең хакыбыз юк. Рәхмәт сезгә! - диде Наҗәт Мәсгут улы.

Җыенда бүлекнең ветераннар советы рәисе урынбасары Сарим Авзалов, Мария Гәрәева, шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев чыгыш ясады һәм бу чараның мөһимлеген белдерде. Районыбызның имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт шәһит китүчеләр рухына Коръән аятьләре укыды.

...Менә митингның иң тантаналы вакыты - мемориаль такта ачу мизгеле җитте. Бу җаваплы вазифа Россия ЭЭМның Азнакай һәм Ютазы районнары буенча бүлек начальниклары Илдар Шакиров, Атлас Сәмигуллинга йөкләнде. Һәлак булган участок милиционерларын искә алу уңаеннан бер минут тын торганнан соң, автомат залплары яңгырады, мемориаль такта алдына чәчәкләр куелды...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев