Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырлар даны мәңгелек

Азнакай үзенең батыр уллары белән горурлана. Шушы көннәрдә Советлар Союзы герое, генерал-майор Фатыйх Булатовның тууына 110 ел тулу уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда аны искә алу кичәсе узды. Анда Азнакайдагы 4 нче мәктәп укучылары геройның туганнары: Миранс ага, Әдибә апа, авылдашлары Рәфыйга һәм Даимә апа, Ринат ага белән очрашып, чын мәгънәсендә...

Азнакай үзенең батыр уллары белән горурлана. Шушы көннәрдә Советлар Союзы герое, генерал-майор Фатыйх Булатовның тууына 110 ел тулу уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда аны искә алу кичәсе узды. Анда Азнакайдагы 4 нче мәктәп укучылары геройның туганнары: Миранс ага, Әдибә апа, авылдашлары Рәфыйга һәм Даимә апа, Ринат ага белән очрашып, чын мәгънәсендә батырлык дәресен уздылар. Ф. Булатовның музейда сакланган фотосурәтләре, истәлек язмалары, китаплары белән музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиева таныштырды. Фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина генералның тормыш биографиясенә күзәтү ясады. Укучылар якташ герой абыйлары өчен зур горурлык хисләре кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев