Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батыр яугир, танылган игенче рухына турнир

Шәһәрдәге "Оазис" бильярд клубының узган ел ахырында гына ачылган яңа бинасында танылган якташыбыз Канәгать Газизуллин истәлегенә чираттагы бильярд турниры узды. Аның исеме, кылган изге гамәлләре районыбызда яхшы таныш. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе, алар өстенә,...

Шәһәрдәге "Оазис" бильярд клубының узган ел ахырында гына ачылган яңа бинасында танылган якташыбыз Канәгать Газизуллин истәлегенә чираттагы бильярд турниры узды.
Аның исеме, кылган изге гамәлләре районыбызда яхшы таныш. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе, алар өстенә, фронт юлларын узып кайтканнан соң 33 ел буе күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән, шуның белән районның авыл хуҗалыгы икътисадын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, фидакарьлеге Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән билгеләнгән ир солтаны иде.
Аның вафатына да инде быел җиде ел булды. Әнисенең әтисе - легендар шәхес булган бабасы рухына аның оныгы Азат Галиев ветераннар арасында ел саен бильярд турниры оештыра. Инде матур традициягә әйләнгән ярышларның чираттагысы - дүртенчесе, 11-12 март көннәрендә үткәрелде.
Ветераннар өчен үтә дә уңайлы спортның бу төре буенча көч сынашырга килгән пенсионерлар саны, ярышлар башланганчы ук, өч дистәдән артып киткән иде инде.
Әтиләре, бабалары истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында Канәгать Газизуллинның балалары - кызы Розалия, уллары Илкам, Илшат, Ирек, кияве Фоат, оныклары Азат һәм Марат катнашты.
Уен шартлары белән таныштырганнан соң, турнирның алыштыргысыз баш судьясы Рүлфит Рәхмәтуллин ярышларның ачылуын белдерде. Уен, бер үк вакытта, биш өстәлдә башланып китте.
...Икенче көнне кичке җиделәргә, ниһаять, турнирның җиңүчеләре ачыкланды. Быелгы чемпион исемен Салават Хөснетдинов яулады. Калган өч урынга Арсенал Ахунов, Айдар Заһиров һәм Владимир Кузнецов лаек булды.
Канәгать аганың балалары әтиләре, бабалары рухын зурлап килүләре өчен турнирда катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Клуб хуҗасы Азат Галиев җиңүчеләргә акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батыр яугир, танылган игенче рухына турнир