Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларыбыз - яшәвебез мәгънәсе

Бу дөньяда балаларны югалтудан да авыр кайгы юк. Ә инде моңа битарафлык, сансызлык, игътибарсызлык белән үзебез дә юл куябыз икән, ансы инде бигрәк тә үкенечле һәм бернинди дә яшәеш калыбына сыймый. Ни аяныч, соңгы елларда, бигрәк тә соңгы өч елда республикада балаларның үз-үзләренә кул салу очракларының артуы күзәтелә. Узган ел...

Бу дөньяда балаларны югалтудан да авыр кайгы юк. Ә инде моңа битарафлык, сансызлык, игътибарсызлык белән үзебез дә юл куябыз икән, ансы инде бигрәк тә үкенечле һәм бернинди дә яшәеш калыбына сыймый.

Ни аяныч, соңгы елларда, бигрәк тә соңгы өч елда республикада балаларның үз-үзләренә кул салу очракларының артуы күзәтелә. Узган ел 27 бала һәм яшүсмер үз теләге белән гомерен кыйган. Мондый очраклар безнең районда да бар.

Белгечләр балаларның бу адымга баруын нинди дә булса проблема алдында калып, аны берничә айлар дәвамында "эчендә" йөртүе, башкаларга сөйләмәве һәм ахыр чиктә, аннан бернинди чыгу юлын тапмауда күрә. Ә бит аларга карата игътибарлы булсак, без, өлкәннәр, моны күрә һәм аларга ярдәм итә алабыз, бу - безнең кулда һәм төп бурычыбыз да. Балалар бер нәрсәне дә "эчендә" озак йөртә алмый, ул аны нинди дә булса гамәлләре, сүзләре белән барыбер ишарәли, әмма без, якын-тирәдәгеләр генә моны аңлап бетермибез, игътибарыбыз җитеп бетми яки кабул итмибез.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, республикада балаларның үз-үзләренә кул салу очракларының сәбәпләрен өйрәнгән белгечләр аларның гаиләдә туган аңлашылмаучылык, ызгышлар, яшүсмерләр арасындагы беренче мәхәббәт хисләре, үз-үзләренә бикләнү, психик авырулар, начар укуы һәм шуның аркасында әти-әнинең шелтәләве, яшьтәшләре белән конфликтлар туу белән бәйле булуын әйтә. Сүз дә юк, Интернет сайтларындагы җәзасыз калган теләсә нинди мәгълүмат таратучылар, үз-үзеңә кул салу хупланган язмаларның үсмерләргә тәэсире зур. Шуңа күрә дә балаларны бу афәттән аралап калу чараларын алдан күрергә кирәк, бу нисбәттән профессиональ психологлар һәм психотерапевтлар хезмәтен киңәйтү таләп ителә. Кызганычка каршы, бездә дә алар җиткелекле түгел.

Проблема бик җитди һәм ул барыбызның да игътибарын таләп итә. Үзебезнекен генә кайгырту түгел, ә янәшә-тирәбездәге гаиләләрдә үсүче балаларга да битараф калмыйк, аларның һәр гамәле өчен без, өлкәннәр җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев