Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар янгыннарга каршы

Балаларны ут чыгынаклары белән дөрес эш итәргә өйрәтү, алар белән янгынга каршы профилактика үткәрү максатларында агымдагы елның октябрь аенда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында янгынга каршы темактикалы рәсемнәр, кул эшләнмәләренә бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар бик күп булу сәбәпле, жюрига иң яхшыларны билгеләү җиңелдән булмады. Менә алар, рәсем бәйгесе җиңүчеләре:...

Балаларны ут чыгынаклары белән дөрес эш итәргә өйрәтү, алар белән янгынга каршы профилактика үткәрү максатларында агымдагы елның октябрь аенда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында янгынга каршы темактикалы рәсемнәр, кул эшләнмәләренә бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар бик күп булу сәбәпле, жюрига иң яхшыларны билгеләү җиңелдән булмады. Менә алар, рәсем бәйгесе җиңүчеләре: Алия Хакова (Актүбә), Диләрә Зәкиева (Чалпы), Турян Нәгыймов (Азнакай). Кул эшләре осталары: Никита Есин (Балтач), Алия Баязитова (Азнакай). Иң яхшы аппликацияләрне Камил Бәдертдинов, Раил Рәкыйпов (Уразай), Кәрим Әхмәтов (Актүбә) ясаган.

Азнакай шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында конкурста катнашучы һәм җиңү яулаган балаларга истәлек бүләкләре һәм призлар тапшырылды. Алдагы конкурсларда катнашучыларның тагын да күбрәк булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев