Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар җинаятьчелегенә каршы көрәшергә кирәк

Хокук бозулар буенча видеоконференция муниципалитетлар эшчәнлегендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтте. Видеоконференцияне Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барды. Казан белән республиканың барлык районнары элемтәгә керде. Равил Моратов Татарстанда җинаятьчелекнең кимүен билгеләп узды. Ләкин яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең 10 процентка артуы (бигрәк тә талау, урлашу, кәрәзле телефоннар урлау) зур борчу тудыра. «Әлки һәм...

Хокук бозулар буенча видеоконференция муниципалитетлар эшчәнлегендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтте.

Видеоконференцияне Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барды. Казан белән республиканың барлык районнары элемтәгә керде. Равил Моратов Татарстанда җинаятьчелекнең кимүен билгеләп узды. Ләкин яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең 10 процентка артуы (бигрәк тә талау, урлашу, кәрәзле телефоннар урлау) зур борчу тудыра.

«Әлки һәм Азнакай районнарында хокук бозулар профилактикасы буенча эш максатчан төстә бара», - дип билгеләп узды Р. Моратов.

Район башлыгы Рәфис Галиев райондагы хокук бозулар профилактикасы комиссиясе эшчәнлегенә тукталды. Җинаятьчелек динамикасы кимүгә таба барса да, рецидив җинаятьләрнең артуына басым ясады ул. Прокуратура һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары катнашында мәктәп укучылары өчен җыелышлар, инструктажлар даими оештырылып килә. ПДН һәм КДН тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән актив эшли. Бүгенге көндә 144 бала тәрбияләнгән 73 гаилә КДНда исәптә тора. 2008 елның сентябрь аенда районда милиция кадет класслары ачылды һәм 246 кадет чыгарылды. Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның 43 проценты 5 кадет классында укый.

Укучыларның буш вакытын файдалы оештыру максатыннан, районда 752 түгәрәк эшли. Җәйге чорда өлкән сыйныф укучылары мәшъгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган. Азнакайда 30 хокук бозулар профилактикасы отрядлары, Форпост үзәге, ирекле халык дружиналары уңышлы гына эшләп килә. Моннан кала, 17 предприятиедә хокук бозулар профилактикасы советлары оешкан, административ комиссия даими рәвештә авыл җирлекләренә чыга. «Бу өлкәдә башкарылган эш мәгълүмат чараларында, районның рәсми сайтында чагылыш таба», - диде Рәфис Фатыйх улы.

Равил Моратов районыбыздагы кайбер кимчелекләргә дә тукталды. Беренчедән, югары сыйныф укучылары күп булуга карамастан, районда 3 кенә автокласс бар. Икенчедән, хөкемгә тартылучыларга ярдәм итү начар оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев