Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачак гадәте гомергә калачак

Узган ел районыбызда балалар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар кимү күзәтелгән. Әлбәттә, бу - балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең һәм әлеге юнәлештә эшләүче төрле ведомстволарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗевтан без 2012 елда башкарылган эшләрне яктыртуны сорадык. - Комиссиянең төп бурычы нинди? - Иң...

Узган ел районыбызда балалар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар кимү күзәтелгән. Әлбәттә, бу - балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең һәм әлеге юнәлештә эшләүче төрле ведомстволарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗевтан без 2012 елда башкарылган эшләрне яктыртуны сорадык.
- Комиссиянең төп бурычы нинди?
- Иң беренче чиратта, имин булмаган гаиләләрне һәм үз-үзләрен начар тотучы балаларны вакытында ачыклау, комплекслы план нигезендә балигъ булмаганнар күзәтүсезлеге һәм хокук бозулар профилактикасы буенча киңкырлы эш алып бару. Квартал саен профилактика хезмәтләренең отчетлары комиссия утырышларында тыңлана. Шулай ук балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары закон бозган очракта, аларның эшләре комиссиягә куела. Узган ел комиссиянең 41 утырышы узды, анда балигъ булмаганнарга карата - 90, ә ата-аналарга карата 769 эш каралды.
- Ата-аналарга кагылгач, социаль имин булмаган гаиләләр белән нинди чаралар үткәрелүе хакында әйтеп узсагыз иде.
- Бүгенге көндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 64 гаилә исәптә тора, аларда - 108 бала тәрбияләнә. Комиссия тырышлыгы белән 42 ата-ана эшкә урнаштырылды, 14 енә матди ярдәм күрсәтелде, 82 ата-ана һәм 14 яшүсмер табиб-наркологка консультациягә җибәрелде.
2012 елда 21 ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы уздырылды, анда 397 гаиләнең эше тикшерелде. Бу гаиләләрдә барлыгы 750 бала яши. 19 кеше ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителде, 4 кешенең ата-ана хокуклары чикләнде. Алардагы балаларның бишесе дәүләт учреждениеләренә тәрбиягә җибәрелде, калганнары уллыкка яки кызлыкка алынды. Әлбәттә, баланы гаиләдән аеру - бик авыр хәл, әмма ата-ана бала тәрбиләү буенча үз бурычын үтәми икән, ул балаларны андый гаиләдә интектерүдән файда юк дип исәплим.
- Комиссиядә исәптә торган балигъ булмаганнар күпме?
- 2013 елның 1 гыйнварына комиссиядә 65 бала исәптә тора. Шуларның 39 ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, калганнары - хокук тәртибе бозган өчен. Мондый балалар һәм аларның гаиләләре турында мәгълүматлар базасы булдырылды һәм ул даими яңартыла.
- Әлеге балаларны тәртип юлына бастыру буенча нинди эшләр башкарыла?
- Мәктәпләрдә укучыларның дәрескә йөреше тикшерелә. Мәсәлән, узган ел 8 укучы сәбәпсез дәрес калдырган өчен комиссия утырышында каралды, ата-аналары административ җаваплылыкка тартылды. Мәктәп дирекциясеннән 10 укучыны башка төр укыту формасына күчерүне сорап гариза керде, бары 2 сорау гына канәгатьләндерелде, калганнары үз мәктәпләренә кайтарылды. Гомумән, мин балаларны ниндидер махсус мәктәпләрдә түгел, үзебездә тәрбияләү ягында.
Комиссия карары белән хокук тәртибен бозган балаларга җәмәгатьчелек тәрбиячеләре беркетелә. Бүгенге көндә мәгариф, социаль яклау, яшьләр эше буенча, мәдәният идарәләреннән, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләреннән, эчке эшләр бүлегеннән, хезмәт коллективларыннан, депутатлардан барлыгы 65 шундый тәрбияче эшли. Алар яшүсмерләр белән шәхси әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналарына киңәшләр бирәләр. Узган ел март аенда җәмәгатьчелек тәрбиячеләре слеты узды. Анда 29 тәрбияче район башлыгы һәм безнең комиссиянең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Билгеле булганча, 2010 елның 14 октябреннән 71 нче ТР Законы көченә керде. Анда балигъ булмаганнарга нинди урыннарда йөрү тыелганлыгы ачык язылган. Комиссия инициативасы буенча бу хакта листовкалар ясалып, мәгариф учреждениеләренә, сәүдә объектларына, предприятие-оешмаларга таратылды.
2012 елда комиссиядә исәптә торучы социаль имин булмаган гаиләләрне һәм яшьләрнең ял итү урыннарында балигъ булмаганнарның булу-булмавын тикшерү буенча 96 ведомствоара рейд үткәрелде,125 ата-ана балалары өчен административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 42 се барлыгы 41 мең сум штраф түләде. Ни кызганыч, ата-аналарның кайберләре балалары өчен җаваплылыкны аңлап бетермиләр, аларның начар гамәлләрен йолып калырга тырышалар. Бала тәртәдән ныклап ычкынгач, соң була.
Комиссиянең бурычы - һәр тәртип бозган баланы исәпкә алып, аны җәмгыятькә файдалы кеше итеп тәрбияләү. Бары берсен генә дөрес юлга бастырсак та, бу - безнең өчен җиңү.

Әңгәмәдәш: Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачак гадђте гомергђ калачак