Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала йөрәгендә ут кабызучылар

Узган атнада район һәм шәһәрнең иң яхшы дип табылган педагогларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен Мәдәният йортында тантаналы шартларда котладылар. Таңсылу САНИЕВА Быел "Ел укытучысы-2013" бәйгесендә 18 кеше катнашып, төрле турда жюри әгъзаларына баланы тәрбияләү буенча үз проектын тәкъдим итте һәм яклады, осталык дәресләре үткәрде, һәрберсе үзенең һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклашты,...

Узган атнада район һәм шәһәрнең иң яхшы дип табылган педагогларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен Мәдәният йортында тантаналы шартларда котладылар.

Таңсылу САНИЕВА

Быел "Ел укытучысы-2013" бәйгесендә 18 кеше катнашып, төрле турда жюри әгъзаларына баланы тәрбияләү буенча үз проектын тәкъдим итте һәм яклады, осталык дәресләре үткәрде, һәрберсе үзенең һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклашты, ата-аналар өчен җыелышлар, мастер-класслар уздырды. Балалар бакчалары тәрбиячеләре дә үз белемен күрсәтеп, һөнәри осталыгын башкаларга ачып салды, уңышлары, табышлары белән бүлеште, тәҗрибә уртаклашты. Жюрига иң-иңнәрне сайлап алу да бик җиңелдән булмагандыр, чөнки аларның һәрберсе мактауга, җиңүгә лаек булган, олы йөрәкле педагог.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы-2013" республика конкурсының муниципаль этабында 23 еллык педагогик стажы булган Миләүшә Шәйхулова җиңүче дип танылды. Ул бүгенге көндә Җиңү бистәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирә.

"Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең гран-при иясе - шәһәрнең 2нче "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Вәсилә Габдрахманова. Дөрләп "янган" йөрәкле һәм шул утны балаларда да кабыза алган чын тәрбияче ул.

-Күп очракта хезмәтеңнең сере нәрсәдә дип сорыйлар. Әлбәттә, балаларга булган мәхәббәттә. Сабыйларны яраткан кеше генә аларга күңелен биреп эшли ала. Укып кына рәссам булу мөмкин түгел, безнең һөнәр өчен дә шулай ук - тәрбияче булып туарга кирәк", - ди Вәсилә Гомәр кызы үз чыгышында.

-Укытучы изге һөнәрләрдән санала. Бөтен җанын бала тәрбияләүгә багышлаганнар гына гомере буе бу эшкә тугры кала.

Иҗади эшләүче мөгаллимәләрне ачыклау, хуплау максатында оештырылган «Ел укытучысы», "Ел тәрбиячесе" бәйгеләренең муниципаль этаплары тәмам. Безнең мәгариф системасында алдынгы педагоглар эшләве зур горурлык. Авыр, ләкин шул ук вакытта изге һөнәргә тугры калып, бар көчегезне балалар тәрбияләүгә биргәнегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җиңүчеләрне һәм тантанага килүчеләрне сәламләп.

Чара барышында онлайн-видео режимында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Азнакай мәгариф системасының һәрвакыт алгы сафта баруын ассызыклады. Кешелекнең асыл сыйфатларын үзенә җыйган укытучы дигән исемне горур йөртүләрен, киләчәк буын алдында аларның тынгысыз хезмәте тиңдәшсез хәзинә булып калачагына ышанычын белдерде.

Бәйгенең лауреатлары һәм финалистлары исеменә Гүзәлия Мостафина (Урсай мәктәбе), Эльвира Рәфыйкова (4нче лицей), Ирина Нургалиева (Актүбәнең 3нче мәктәбе), Алена Хәбибуллина (9нчы мәктәп), Эльза Мифтахова (гимназия), Гөлфия Хәйртдинова (8нче мәктәп) лаек булды. Сәхнәгә шулай ук бар көчен бала тәрбияләүгә биргән кешеләр дә күтәрелде. Менә алар, кечкенә бала күңелендә өмет уятып, киләчәккә юл яручылар: Миләүшә Гәрәева (Митрәй авылы балалар бакчасы), Гөлнара Хаҗиева (12нче балалар бакчасы), Регина Әхмәтҗанова (18нче балалар бакчасы), Гөлназ Сөләйманова (6нчы балалар бакчасы), Лия Хөсәенова (8нче балалар бакчасы), Эльвира Мәҗитова (8нче балалар бакчасы).

Җиңү яулаучылар барысы да Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Хәмидуллин, "Лидер-Авто" ҖЧҖ директоры Миргазиян Динмөхәммәтов, "Азнакайнефть" идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов һ.б.лар кулыннан Диплом, грамоталар һәм бүләкләр алды. Бер төркем укытучыга Казан шәһәренә экскурсиягә бару өчен сертификат та тапшырылды.

Бәйге җиңүчеләре Миләүшә Шәйхулова белән Вәсилә Габдрахманованы яңа сынау көтә: тиздән алар Азнакай районы данын республика конкурсында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала йөрәгендә ут кабызучылар