Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала ярдәмгә мохтаҗ

Баласы наркотик матдәләр кулланып, авыруга сабышкан ата-аналар бу бәхетсезлектән кинәт югалып кала, үзләрен ничек тотарга белмиләр, сирәк булса да, киңәш сорап редакциягә шалтыратучылар да булгалый. Шуннан чыгып, без район үзәк сырхауханәсенең балалар наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итүне кирәк таптык. -Наркомания һәм эчүчелек - икесе дә фаҗигагә китерүче авыру. Әмма авыручы...

Баласы наркотик матдәләр кулланып, авыруга сабышкан ата-аналар бу бәхетсезлектән кинәт югалып кала, үзләрен ничек тотарга белмиләр, сирәк булса да, киңәш сорап редакциягә шалтыратучылар да булгалый. Шуннан чыгып, без район үзәк сырхауханәсенең балалар наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итүне кирәк таптык.

-Наркомания һәм эчүчелек - икесе дә фаҗигагә китерүче авыру. Әмма авыручы Сез түгел, ә сезнең йөрәк парәгез. Сезнең бурыч-бернинди кеше сүзенә карамый аңа ярдәм итү юлларын эзләү. Сез ничек кенә кеше теленә чыгуын теләмәсәгез дә, бу хакта туганнарыгыз, дусларыгыз белеп торсын. Бу ни өчен кирәк?

Беренчедән, балагыз Сезнең бу авыру белән килешмәвегез һәм проблеманы йолып калмаячагыгызны аңлаячак. Шул рәвешле, Сезнең ачык юлга басып, аның белән түгел, ә авыруы белән катгый көрәшәчәгегезгә шиге калмый. Икенчедән, акча сорап ул нәкъ менә Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгызга киләчәк. Шуңа күрә дә аларны алдан кисәтеп кую, акчаның нинди максатка кирәклеге белән кызыксынырга кушу кирәк.

Бәлки, чит балаларны да наркотик кулланудан саклап калырга ярдәм итәрсез. Шул ук туганнарыгыз, дусларыгызның да балалары бар бит, мондый бәладән берәү дә хали түгел.

Исегездә тотыгыз! Иң мөһиме шәхси имиджыгыз өчен борчылу түгел, ә баланы наркотик бәйлелектән аралау, аннан арынуда ярдәм итү булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев