Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның "Каенкай" лагерында ат спорты мәктәбе дә эшли башлаган

Комиссия "Каенкай"да балалар ялының югарыда дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калды. (Азнакай, 1 июль, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайның "Каенкай" лагерына барганда көне дә матур, җылы, балаларның да кәефләре яхшы иде. Лагерь эшчәнлеге белән танышырга килгән районның иҗтимагый совет әгъзаларын балалар ерактан ук рус һәм татар телләрендә кычкырып сәламләп каршы алды. Күзләрендә...

Комиссия "Каенкай"да балалар ялының югарыда дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калды.

(Азнакай, 1 июль, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайның "Каенкай" лагерына барганда көне дә матур, җылы, балаларның да кәефләре яхшы иде. Лагерь эшчәнлеге белән танышырга килгән районның иҗтимагый совет әгъзаларын балалар ерактан ук рус һәм татар телләрендә кычкырып сәламләп каршы алды. Күзләрендә шуклык-шаянлык, сикергәләп кенә торалар, димәк, шәп ял итәләр. Биредә якты, иркен бүлмәләр, тузан кунарга да җай калдырылмаган ашханә, диңгез буеннан да җылырак ябулы бассейн, көймәдә йөзәргә "аккошлы" күл, әкият персонажлары сыннарыннан торган аланлыклар, сафка басып килүче заманча, дөньяви стандартларга туры килгән, ГТО нормаларын тапшырырга әзерлек өчен уңайлы тренажерлар ясалган стадион,тирә-якны "ипигә ягып ашамалы" саф һавалы каенлык, наратлыклар урап алган, дип яза "Маяк" газетасы.

-Бер сменада 210 бала ял итә, - дип, лагерь тормышы белән таныштыра аның инде 14 ел алыштыргысыз начальнигы Регина Хәмитова. -Көненә алты тапкыр ашату оештырылган. Ризыклар төрле, сабыйлар, үсмерләр организмы өчен кирәкле витаминлы, туклыклы. Балалар рәхәт ял итсен, физик яктан чыныгу алсын, сәламәтлекләре ныгысын өчен һәр чара алдан уйлап куелган. Берсенә дә күңелсезләнергә ирек бирмибез.

Уеннар, бәйрәм-очрашулар ике дәүләт телендә дә алып барыла, бу отрядларның стенгазеталарында да ачык чагыла. Һәр иртәдә ил һәм республика гимннары ике телдә башкарыла икән. Иҗтимагый совет әгъзалары белән әңгәмә вакытында балалар берсен-берсе бүлә-бүлә биредә уздырылган чаралар турында сөйләде. Ялларыннан канәгатьләр.

-Лагерьда бик күп дуслар таптым, - ди Рамазан Фазлыев. - Миңа бигрәк тә спорт уеннары ошый. Көн саен бассейнда йөзәбез...

Аның сүзенә Камил Сабуров та кушыла:

-Монда рәхәт. Тәмле ашаталар. Вожатыйлар да әйбәтләр...

Лагерьда быел ат спорты мәктәбе дә эшли башлаган. Һәр балага аларда йөрү мөмкинлеге бар. Пониларны бигрәк тә ошатканнар. Атлар белән махсус уку йортын тәмамлаган белгечләр эш итә.

Районның иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина җитәкчелегендәге комиссия "Каенкай"да балалар ялының югарыда дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калды, диелә район хәбәрендә

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев