Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь лидерлары – җитәкче урыннарда

Районыбызның үзенә генә хас матур йолалары бар.

Менә инде дистә елдан артык җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне дә уздырылып килә. Быел да җирлегебезнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары – иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган 50 дән артык егет-кыз килде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тагын бер кат коллегаларын, бүген аларны алыштырачак дублерларны җирле үзидарә көне белән тәбрикләде. Ул бүгенге көннең әһәмиятен ассызыклап, егет-кызларга уңышлар теләде, җитәкчеләргә үз тәҗрибәләрен уртаклашырга чакырды.

Хакимияттә бер-берләре белән танышканнан соң, дублерлар һәм җитәкчеләр бергәләп эш урыннарына юнәлде.

Әнә шулай Дублер көненең һәр минуты эшлекле, нәтиҗәле һәм ике як өчен дә кызыклы үтте. Егет-кызларга җитәкче вазифасы хакында уйланырга оеткы салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев