Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Яңа Юл микрорайонындагы урман паркында өмә узды

Яңа Юлга терәлеп торган урманда  бистә халкы гына түгел, хәтта шәһәрдән килеп, саф һава сулап, табигать белән хозурланып, ял итәргә яраталар.

Узган ел биредә “Сәламәтлек паркы” да булдырылган иде.

9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Риф Самаров паркта өмә ясау идеясы белән чыккан. Аны бистәдә яшәүче бер төркем активист күтәреп алган.

“Биредән җәен дә, кышын да халык өзелми. Бүген  сәләмәт тормыш яратучылар, җыелып, урман хуҗалыгының рөхсәте белән, бергәләшеп өмә үткәрдек. Катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт. Йөргән юлларыгыз имин булсын!” –  ди Риф Самаров.

Табигать тә, ауган-корыган агачлардан чистарып калгач, җиңел сулагандыр, рәхмәт әйткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев