Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 1 Май бистәсендә – Беренче Май бәйрәме

Татарстанда 1 Май исемен йөрткән бердәнбер авыл – Азнакайның 1 Май бистәсе Тынычлык, Хезмәт, Май бәйрәмен олыдан кубып бәйрәм итте.

Биләмә башлыгы Айдар Закиров, авылның мәдәният йорты директоры Гөлнара Габдрәкыйпова мәктәп директоры Гөлшат Хәбибуллина оештыруында Урманай мәктәбе, 1 Май авылы балалар бакчасы, 1 Май, Урманай, Мәнәвез авылы үзешчәннәре, «Дуслык» вокаль ансамбле, авыл халкы – барысы бергәләп авыл урамыннан парад сафларында уздылар! Урманай авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре җиһанга сафлык һәм уңышлы җәй килүен теләп «Яңгыр чакыру» йоласын башкарды. Мәнәвез авылы осталары исә халыкны «Йозаклы» кичке уенга дәштеләр. Бәйрәм 1 Май бистәсе үзешчәннәренең дәртле җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кул эшләре күргәзмәсе дә һәммәсен үзенә җәлеп итте. Авылда чәй өстәлсез бер генә бәйрәм дә узмый, бүген дә барысы бергә табын артында сыйланып алды.
Безгә әлеге хәбәрне җиткергән бистәнең мәдәният йорты директоры Гөлнара Габдрәкыйпова Яз һәм Хезмәт бәйрәменең анда катнашучыларның бердәм булып агач утырту өмәсе белән тәмамлануын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев