Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бәйрәмнәрдә Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләренең үзенчәлекле урыннары белән таныша ала

Өч гасырлык бай тарихы булган Бөгелмә шәһәре Азнакайдан нибары 50 чакрым ераклыкта урнашкан.

Биредә бик күп тарихи урыннар һәм һәйкәлләр бар. Ял көннәрендә аларга сәяхәт кылып, бай мәгълүмат тупларга мөмкин. Мәсәлән, туган якны өйрәнү, Ярослав Гашек, Татар тарихы һәм мәдәнияты музейлары, сәүдәгәр Хәкимов йорты, Казан-Богородица, Серфим Саровский чиркәүләре, Швейк солдатка, Паровозга  һәйкәлләр һ.б.

Әлмәт Азнакайдан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Туган якны өйрәнү музее, картиналар галереясы, Җәмигъ мәчете, храмнар, татар дәүләт драма театры, буалар каскадына гаилә белән сәяхәт кылып, рухи яктан баеп кайтырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев