Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Йолдызлык”та балкыды

Башкаланың "Уникс" күңел ачу-спорт комплексында ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" XII ачык республика фестиваленең суперфиналы узды. Анда Азнакайның яшь талантлары да катнашты. Фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр төркеме беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" ансамбле икенче урынны яуладылар. Ә инде йомгаклау концерты "Пирамида"да...

Башкаланың "Уникс" күңел ачу-спорт комплексында ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" XII ачык республика фестиваленең суперфиналы узды. Анда Азнакайның яшь талантлары да катнашты.

Фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр төркеме беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" ансамбле икенче урынны яуладылар.

Ә инде йомгаклау концерты "Пирамида"да үтте. Анда да сәнгать мәктәбе укучылары үзләрен чын мәгънәсендә сәхнә осталары итеп танытты. "Вокал" номинациясендә Руслан Латыйфуллин икенче, ә ансамбльләр арасында "Бәхет"нең уртанчылар төркеме беренче урынны яулады.

Сүз дә юк, бу җиңүләр артында сәнгать мәктәбе укытучыларының, балаларның, аларның әти-әниләренең никадәр тырышлыгы ята! Ә бит һәр чыгыш - үзе кечкенә генә бер спектакль. Тамашачыны үзеңә каратып тоту, аның күңелен яулау өчен көн саен туктаусыз эшләү, талантыңны чарлау кирәк. Район җитәкчелеге, нефтьчеләре ярдәме белән сәхнә костюмнары тегелә, зәвык белән яңартыла һәм менә шундый мәртәбәле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге тудырыла.

Яшь талантларыбыз Азнакайга күтәренке күңел белән, яңа җиңүләргә дәрт, иҗади көч алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев