Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маякны" космостан кайнар котладылар!

Әле күптән түгел генә космик корабльләр, орбиталь станцияләр һәм космонавтлар ерак бер хыял кебек иде.

Заманалар үзгәрә, технологияләр үсә һәм бүген космонавтлар белән аралашу мөмкинлекләре дә юк түгел. Шушындый искиткеч вакыйганы Азнакай балаларына, безнең  «Маяк» газетасының яшь журналистларына кичерергә туры килде. Алар радиоэлемтә аша Халыкара космик станция экипажы әгъзалары Антон Шкаплеров, Олег Артемьев, Петр Дубров, Денис Матвеев һәм Сергей Корсаков белән аралаштылар.

 Яшүсмерләр Азнакайның Яшьләр радиостанциясендә узган бишенче космик радиоэлемтә сеансына җентекләп әзерләнделәр. Түгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев балалар белән атнадан артык җитди әзерлек алып барды.

Егетләр һәм кызларның һәр соравы очышлар белән идарә итү үзәге тарафыннан килешенде. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан өслегеннән ХКС нибары 10 минут оча, бу вакыт аралыгында балалар үз сорауларын биреп, космонавтлардан  көтеп алынган җавапны ишетергә дә тиешләр иде.

Сеанста «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та катнашты. Ул космонавтларны сәламләп, экипаж әгъзаларына уңышлы сәяхәт һәм планлаштырылган программаларын тормышка ашыруларын теләде, шулай ук аларны Азнакайга, аерым алганда, газета редакциясенә кунакка чакырды.

– Яшь буын өчен мондый очрашулар аерым әһәмияткә ия. Кайберләренә, бәлки, ул булачак һөнәрне сайларга булышыр. Мондый сеанслар киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез, – диде Ринат Вәлиев.

Азнакай балаларының радиоэлемтә сеансын ничек үткәрүләре һәм космонавтларның "Маяк" газетасын нинди бәйрәм белән котлавы турында тулырак газетабыз битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев