Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ветеран-педагогларны хөрмәтләделәр

Бүген Балалар иҗаты үзәгендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем ветеран-укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәрбикләде һәм аларга “Азнакай районына 90 ел” истәлек медальләре тапшырды.

“Сез тырыш хезмәтегез белән мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Бүген дә элекке күркәм традицияләрне дәвам итеп, педагогларыбыз, укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешәләр”, – дип ул ветераннарга тирән рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та бәйрәм белән тәбрикләп, җылы теләкләрен юллады.

Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев