Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комиссия чәчүлекләрне кабул итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Җиңүчеләрне халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә белербез, аларны анда бүләкләячәкләр. (Азнакай, 30 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында матур традиция яшәп килә: ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенкәйләрнең торышы, технология, агрохимия таләпләренең үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала. Менә быел да чәршәмбе көнне таң беленүгә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл...

Җиңүчеләрне халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә белербез, аларны анда бүләкләячәкләр.

(Азнакай, 30 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында матур традиция яшәп килә: ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенкәйләрнең торышы, технология, агрохимия таләпләренең үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала. Менә быел да чәршәмбе көнне таң беленүгә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, мөхтәрәм ветеран-игенчеләр,белгечләр, журналистлар катнашындагы комиссия район хуҗалыкларындагы басуларны иңләп чыкты, дип яза район газетасы.

Иртәдән үк сибәләп торган пыскак яңгыр да, итекләр белән кереп батырлык ләм дә комиссия әгъзаларының кәефен төшерә алмады. Керүгә күмелеп калырлык, метр ярымлык булып үскән арыш, киләчәктә мул уңыш вәгъдә итүче тук башаклы бодай, гаскәр кеби тип-тигез тезелгән көнбагыш, кукуруз, ямь-яшел хәтфә арпа бусулары күңелне иркәли иде. Комиссия әгъзаларының: әледән-әле: "Искиткеч, күз генә тимәсен!" кебек сүзләре яңгырап китә. Яхшы басулар куе караңга яшеллеге, чисталыгы белән әллә кайдан ук үзенә тартып тора.

- Быел мәгълүм булганча, май, июнь айларында яңгырлар күп булды. Шуңа да үсемлекләрнең вегетация чоры бераз соңга калынды. Бу бигрәк тә җылы яратучы кукуруз, терлек азыгы культураларына кагыла. Шуңа да рәт араларын эшкәртү, чүп үләннәренә каршы көрәшне кискенләштерергә кирәк. Яңгырлар гөмбәчекләрнең үрчүенә дә китерде. Шуңа да гөмбәчек һәм зарарлы бөҗәкләрне юк итә торган препаратлар белән эшләүне кичектермәскә кирәк. Безгә соңга калырга ярамый. Ипекәйләр күз генә тимәсен, яхшы торышта, июль аенда кызулар гына куырмасын, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Иген уңышы, аны югалтуларсыз җыеп алу һава торышы белән бәйле шул. Юкка гына игенченең күз карашы күккә төбәлмәгән аның. Бар да ал да гөл булып бетә алмый. Менә бу тикшерүләр вакытында да кайбер хуҗалыклар, шәхси фермерларның басуларында чүп үләннәре кукыраеп утыра иде. Шунысы сөенечле: мондыйлар ике-өч кенә. "Вертолет белән төшәсең мени инде. Кереп булмый бит", - дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде.

Комиссия әгъзаларының таләпләре катгый иде. Кабул итү барышында чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, иген басулары кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына да аерым игътибар бирелде. Кыскасы, барсы да энә күзеннән үткәрелде. Кемнәрнең басулары иң яхшысы, кемнәр җиңү яулаган? Әлегә комиссия әгъзалары нәтиҗә ясамады. Алар янә бер тапкыр чыгачаклар әле. Җиңүчеләрне халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә белербез, аларны анда бүләкләячәкләр, диелгән район хәбәрендә.

Источник: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев