Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кешеләр каза күргән 8 авария теркәлгән

Азнакай муниципаль районы террториясендә ел башыннан кешеләр каза күргән 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Шуларның икесе - каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Машина йөртүчеләрнең мондый хәрәкәте - юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Монда күп нәрсәне истә тотарга кирәк. Каршы як полосага чыгу саклык һәм игътибар таләп итә. Каршы юлга...

Азнакай муниципаль районы террториясендә ел башыннан кешеләр каза күргән 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Шуларның икесе - каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Машина йөртүчеләрнең мондый хәрәкәте - юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Монда күп нәрсәне истә тотарга кирәк. Каршы як полосага чыгу саклык һәм игътибар таләп итә. Каршы юлга чыгуның һәр очрагы куркыныч, тауга менә торган урында, кискен борылышларда һәм алдагы юлны күрү мөмкинлеге чикле булган участокларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен шоферга бу гамәле өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган, 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителергә мөмкин. тагын кабатланган очракта, "права" 1 елга алына, административ хокук бозуны видеокамера "эләктереп" ала икән, 5000 сум штраф каралган.

Игътибарлы булыгыз, юл ялгышлыкларны гафу итми!

Сирин РАЙМАНОВ, Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге началҗнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кешеләр каза күргән 8 авария теркәлгән