Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда илкүләм проект буенча үзәк сырхауханәнең матди-техник базасы яңартыла, табибларның торак шартлары яхшыра

 Җирлегебезнең сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль, республика "Сәламәтлек" милли проектлары нигезендә шактый эшләр башкарыла.

"Земский доктор" программасы буенч 15 табиб торак белән тәэмин ителде, узган ел 2 табиблар гаиләсе шулай ук фатирлы булды.
Республика программалары һәм җирле бюджет, нефтьчеләребез, инвесторлар ярдәме белән 9 миллион сумлык рентген аппараты, 40 миллион сумлык компьютер томографиясе урнаштырылды. Соңгы 2 елда 20 автомобиль, ашыгыч ярдәм хезмәтенә 5 реанимобиль кайтарылды.
 "Мобиль комплекс" беренчел медицина хезмәте күрсәтү программасы нигезендә узган елда авылларда 3616 кешегә табиблар тикшерүе үткәрелде.
 211 койкалы дәвалау корпусына 109 миллион сумлык, балалар поликлиникасына 34 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде.
Илбәк авылында модульле ФАП төзелде. Вахитовта модульле амбулатория төзүгә керешелде.
 Районыбызда "Сәламәтлек" илкүләм, республика проектлары кысаларында үзәк сырхауханәсенә яңа технологияләр кертү һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту, пациентларга уңайлыклар тудыру чаралары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев