Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Җиңүгә багышлап велоузыш үтте

“Георгий лентасы” акциясе кысаларында  Җиңү паркы-Татарстан мәйданы- Җиңү мәйданы маршруты буйлап велоузыш үтте.

Аны шәһәрнең Яшьләр үзәге оештырды.

 Җиңү көненә багышланган велоузышта мәктәп укучылары, мәдәният, спорт идарәсе, финанс-бюджет палатасы, АПТС хезмәткәрләре, Әгерҗе, Туйкә авыллары вәкилләре һәм “Яшь гвардия” активистлары катнашты.  

Алар шәһәр урамнарында азнакайлыларга георгий тасмалары тараттылар. Әнә шулай райондашларның сугыш хәтирәләрен яңарттылар, безнең бердәм, тынычлык сөючән, патриотик хисле халык булуны янә дәлилләделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев